+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
19 октябрь 2021, 18:25

Ялларны бер атнага сузарга тәкъдим итәләр

Ә эпидемиологик хәл катлаулы булган төбәкләрдә 23 октябрьдән ял башланырга мөмкин.

Ялларны бер атнага сузарга тәкъдим итәләр
Ялларны бер атнага сузарга тәкъдим итәләр

Русия Хөкүмәте каршындагы Ковид-19га каршы көрәш буенча координация советы президиумында вице-премьер Татьяна Голикова берничә белдерү ясады һәм коронавирус белән авыручылар санының артуын тоткарлау буенча тәкъдимнәр кертте.

Беренче чиратта ул 30 октябрь-7 ноябрь көннәрен бөтен ил буенча ял көннәре итәргә тәкъдим итте. Ә аерым төбәкләрдә (аеруча катлаулы эпидемиологик хәл булса) - 23 октябрьдән.

Шулай ук Татьяна Голикова төбәкләргә эшләмәүче һәм вакциналанмаган пенсионерлар буенча карарлар кабул итәргә тәкъдим итте. 60 яшьтән өлкәнрәк булган һәм авырмаган гражданнарны, ким дигәндә, дүрт атнага дистанцион эш режимына күчерү зарур, диде ул. Бу вакыт эчендә вакциналауга каршы күрсәтмәләре булмаган кешеләр прививкалар ясатырга тиеш.

Эш бирүчеләргә мөрәҗәгать итеп, Татьяна Голикова хезмәткәрләр вакцина ясатсын өчен ике ял көне бирүләрен сорады.

Бу тәкъдим турында иртәгә Владимир Путин белән очрашуда җентекле сөйләшү булачак.

Фото: 74ru.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: