+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
20 октябрь 2021, 21:30

Корбаннар саны көннән-көн арта

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, соңгы тәүлек эчендә республикада коронавирус йоктыруның 668 яңа очрагы теркәлгән.

Корбаннар саны көннән-көн арта
Корбаннар саны көннән-көн арта

Стационарда 1033 кеше дәвалана, шуларның яртысы - 652 пациент - 60 һәм аннан да күбрәк яшьтәге кешеләр. 58 кеше авыр хәлдә, 14 кеше ИВЛда.

Узган 24 сәгать эчендә 648 кеше сәламәтләнгән, барлыгы 68 219 кеше савыгып чыккан. Ковид 37 кешенең гомерен өзгән, барлыгы – 2 232 кеше. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, шуларның 1916ы – өлкән яшьтәге кешеләр (60+).

Тәүлек эчендә коронавирустан 36 886 кеше прививка ясаткан.

Фото: bashinform.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: