Аның тарихы 1954 елга барып тоташа. Ул вакыт ике фатирлы йортта башлангыч мәктәп эшли башлый. Уку йортының яңа бинасы 2001 елда төзелгән. Биредә алты торак пункттан 148 бала укый. Көн саен өч мәктәп автобусы 90 укучыны йөртә.
2021 елда "Һәр баланың уңышы" федераль проекты кысаларында мәктәпнең спорт залында агач тәрәзәләрне пластик пыяла пакетларга алыштырганнар һәм спорт инвентаре сатып алганнар. Бу максатларга 500 мең сум тирәсе акча бүленгән. Ә «Санлы белем бирү мохите» проекты кысаларында Караяр урта мәктәбе 1,9 миллион сумлык компьютер җиһазлары алынган.
Мәктәп директоры Гөлнара Кадрасова билгеләп үткәнчә, быел уку йорты Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән оештырылган федераль программа кысаларында капиталь ремонт уздырылачак мәктәпләр исемлегенә кергән.
Мәктәпнең аерым горурлыгы - сәнгать галереясе, анда республиканың әйдәп баручы рәссамнарының 60тан артык эше тәкъдим ителгән. Алар арасында – Вәсил Ханнанов, Айрат Терегулов һәм башка бик күпләрнең картиналары. Галереяне булдыру башлангычы белән шушы мәктәпне тәмамлаган, Башкортстанның атказанган рәссамы, скульптор Фирдант Нуриәхмәтов чыккан. 2016 елда ул Караяр урта мәктәбенә республика музейларыннан декоратив-гамәли сәнгать эшләре һәм картиналар тапшырылган. Бирегә экскурсиягә Караидел районының башка мәктәпләреннән дә киләләр.
Фото: bashinform.ru