+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
25 октябрь 2021, 17:50

"Атайсал" проекты Рапатка килде

Һәр кешенең йөрәккә кадерле урыннары була, ул анда дөньяга килгән, беренче адымнарын ясаган, тәүге сүзен әйткән...

"Атайсал" проекты Рапатка килде
"Атайсал" проекты Рапатка килде

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, "Базы" авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Вадим Соколов өчен шундый урын - Чакмагыш районының Юмаш авылы.

Ул туган авылын гына түгел, ә бөтен Чакмагыш районын төзекләндерүгә дә көч кертә. Өстәвенә, моның өчен хәзер тагын бер мөмкинлек туды - «Атайсал» проекты Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән кече Ватанга ярдәм итү буенча иҗтимагый программа буларак барлыкка килде.

"Вадим Васильевичның кече Ватаны өчен күпме эш башкарганын санап бетерерлек түгел. Тынгысыз, олы йөрәкле, юмарт ул. Бүгенге көндә безнең районда 42 проект (гомум суммасы 40 миллион сумнан артык) тормышка ашырыла, шуларның 31е – төгәлләнгән. Иң күп проектларны Вадим Соколов тормышка ашырды.

Рапат авылы өчен санлы лаборатория сатып алу укучылар өчен зур шатлык булды. Хәзер без компьютерлаштырылган тәҗрибәләр үткәрә алабыз. Ә бу - табигый фәннәрне өйрәнүнең мөһим өлеше. Эксперимент табигатьне танып-белүнең аерылгысыз өлеше булып тора. Физика, химия, биология кебек фәннәр теоретик яктан гына өйрәнелә алмый, аларга, һичшиксез, гамәли ярдәм кирәк. Вадим Васильевич ярдәмендә укучылар хәзер гамәлдәге законнарның гаделлегенә үзләре инана ала", - ди Рапат урта мәктәбе директоры Гөлшат Хөсәенова.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: