-9 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10
27 октябрь 2021, 15:56

Мөһим чарадан читтә калма!

Әлеге вакытта илебездә мөһим чара - Бөтенрусия җанисәп алу кампаниясе дәвам итә. Тарихта беренче тапкыр ул санлы технологияләр ярдәмендә уза, респондентлар янына исәп алучылар кәгазь бланклар белән генә түгел, махсус һәм заманча планшетлар белән дә килә, шул ук вакытта теләгән һәркем кампанияне “Дәүләт хезмәтләре” порталында үзаллы үтәргә мөмкин.

Мөһим чарадан читтә калма!
Мөһим чарадан читтә калма!
Дүртөйле районы һәм шәһәрендә 113 исәп алучы эшли, шәһәрдә - 10, авылларда 9 участок булдырылган. Кем дә кем исәп алучының килгәнен көтеп утырырга теләми, үзе Күпфункцияле үзәккә яисә участокка барып, анкета тутыра ала. Күпфункцияле үзәктә волонтерлар да эшли. Алар җанисәп алу кампаниясе хакында аңлатма бирә, махсус буклетлар тарата.

Халык, нигездә, мөһим чара баруы хакында хәбәрдар: Дүртөйле телевидениесендә даими рәвештә бу хакта “йөгерек хәбәрләр” урнаштырыла, дәүләт статистикасының Дүртөйледәге бүлеге матбугат вәкилләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә, авылларда ачык һавада үткәрелгән җыеннар вакытында да кампания хакында яше-картына мәгълүмат җиткерелгән.

Бүгенгә Дүртөйле районы һәм шәһәрендә 24 меңнән артык кеше җанисәп алуда катнашып өлгерде дә инде. Бу - халыкның 40 проценты, дигән сүз. “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша 7 процент халык анкета тутырган. Чара бернинди инцидентларсыз, тыныч шартларда уза. Тиешле күләмдәге эшне үз вакытында һәм сыйфатлы итеп башкару өчен хезмәткәрләребез барлык көчен салып эшли, - дип уртаклашты дәүләт статистикасының Дүртөйле шәһәрендәге бүлеге җитәкчесе Светлана Гәрәева. - Шәһәребездә чит төбәкләрдән килүчеләр өчен дә җанисәп алу кампаниясендә катнашу мөмкинлеге булдырылды. Алар Дүртөйленең үзәк мәйданында урнашкан Күпфункцияле үзәктә стационар исәп алучыга мөрәҗәгать итсә, бернинди кыенлыкларсыз анкета тутыра һәм махсус QR-код белән белешмә ала.

Пандемия шартларында исәп алучылар барлык хәвефсезлек таләпләрен үтәп эшли.

Миләүшә Латыйпова.

Автор фотосы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: