-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
1 ноябрь 2021, 19:10

Авыл хуҗалыгы алдынгыларына - машиналар!

Бүген Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Уңыш-2021» конкурсында җиңүчеләргә 20 "Lada Niva" автомобиле ачкычлары һәм сертификатлар тапшырды.

Авыл хуҗалыгы алдынгыларына - машиналар!
Авыл хуҗалыгы алдынгыларына - машиналар!

– Быел корылык безнең авыл хуҗалыгына бик нык тәэсир итте. Шуңа карамастан, агросәнәгать комплексына ярдәм итәбез һәм аны яңартып торабыз. Соңгы елларда аграр техника паркын яңартуга зур игътибар бирәбез, ел саен 300әр заманча трактор һәм комбайн сатып алабыз. Узган елда рекордлы 10 миллиард сумга техника сатып алдык. Ә быел тугыз айда без бу максатларга 8,5 миллиард сум акча юнәлттек. Мондый күләмне безнең авыллар күптән күрмәгән, - диде Радий Хәбиров. – Бүген без иң яхшы комбайнчыларга, механизаторларга, шоферларга шәхси автомобиль ачкычларын тапшырабыз. Алар - үз хезмәтләре белән республикабызны баетучы кешеләр.

Төбәк җитәкчесе шулай ук, республика агросәнәгать комплексына ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк һәм авыл кешеләре дәүләт программалары буенча тиешле барлык субсидияләрне дә алачак, дип өстәде.

Әйтик, декабрьдә 2020 ел өчен бурычлар буенча исәп-хисап ясарга планлаштыралар. 2021 ел уңышын җыюда иң югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен республика конкурсында иң яхшы 20 механизатор - комбайнчылар, тракторчылар, йөк машиналары йөртүчеләр билгеләнде.

Елдан-ел конкурсантлар саны арта бара. 2019 елда ярышларда 420 кеше, былтыр 460 кеше катнашты. Быел исә 490 механизатор җиңүче исеме өчен көч сынашты, алар арасында белем бирү учреждениеләре студентлары да бар.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: