Бу хакта төбәкнең ЮХХДИ хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Юл полициясенең башлангыч мәгълүматлары буенча, 28 яшьлек егет "Лада Ларгус" машинасы руле артында Баймак районы ягыннан Аскар авылына таба хәрәкәт иткәндә юл читенә чыгып оча. Салонда, машина йөртүчедән тыш, өч пассажир булган.
- Машина йөртүче һәм тагын ике пассажир фаҗига урынында һәлак булдылар. Тагын бер пассажир төрле җәрәхәтләр белән үзәк дәваханәгә озатылды, - диделәр Дәүләт автоинспекциясендә.
Һәлак булганнар Баймак районының Куянтау авылында яшәгән. Алар балыктан кайтып килгән булган.
Фото: кп.ру