1 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Рәиф Абдрәхимов «Башавтотранс» предприятиесе филиаллары җитәкчеләренә «НефАЗ» маркалы 30 яңа автобус ачкычлары тапшырды.
Машиналар газ двигателендә эшли. 105 кеше сыйдырышлы һәр автобус пассажирларга хәбәр итүнең электрон системасы, ГЛОНАСС навигацион спутник системасы, тахограф, аппарель һәм инвалид коляскасы өчен махсус урын белән җиһазландырылган. «НефАЗ» операцияләре исемлегендә – сигез камералы видеокүзәтү системасы, гаджетлар зарядкасы өчен USB-разъемнар һәм пассажирлар агымын күзәтүнең автоматлаштырылган системасы.
Вице-премьер Рәиф Абдрәхимов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән «Башавтотранс» коллективын предприятиенең 100 еллык юбилее һәм һөнәри бәйрәмнәре- Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне белән котлады.
– Мин сезгә Нефтекама автобусларының чираттагы партиясеннән ачкычлар тапшырам, - диде Рәиф Абдрәхимов. – Аварияләрсез юллар, яхшы эш телим, барыгызга да рәхмәт! Яңа «НефАЗ» автобуслары башкалада яшәүчеләр тарафыннан аеруча кирәкле рейсларга бүленде.
Быел республика "Башавтотранс" өчен барлыгы урта һәм зур класслы 220 автобус сатып алды, алар өчен гомум суммасы 2,1 миллиард сум акча түләнде. Ел ахырына кадәр тагын 10 автобус китереләчәк.
Фото:pravitelstvorb.ru