+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
2 ноябрь 2021, 09:53

Исәп алучы – көн герое

Бөтенрусия җанисәп алу кампаниясе дәвам итә. Җиңел булмаган вакытта – коронавирус пандемиясе шартларында дәүләт әһәмиятендәге бу эшне башкаручы исәп алучыларны көн геройларына тиңләсәк тә артык булмас. Аларның бер эш көненә читтән генә булса да күз салып алыйк әле: халык белән аралашудан аларның күңелләрендә нинди тәэссоратлар кала икән?

Исәп алучы – көн герое
Исәп алучы – көн герое
Ирина Мәсәлимова – Дүртөйле районы Мәдәни-күңел ачү үзәге директоры урынбасары. Җанисәп алу кампаниясендә эшләргә чакыргач, каршы килмәдем, илебез елъязмасына үз өлешемне кертергә бик теләп ризалаштым, ди ул.

"Исәп алучы сыйфатында беренче тапкыр хезмәт салуым. Эш башлар алдыннан, әлбәттә, махсус укулар үттек. Быелгы җанисәп алу кампаниясендә планшетлар файдаланыла, аларга барлык мәгълүматны дөрес итеп кертергә өйрәндек, - дип бәян итте Ирина Юнир кызы. - Гомумән, исәп алучы яше-карты белән яхшы мөгамәлә кора белүче дә булырга тиеш. Без респондентларның рөхсәтеннән башка анкетага нинди дә булса мәгълүмат яза алмыйбыз: әгәр дә ул теге яки бу сорауга җавап бирүдән баш тарта икән, бу - аның хокукы. Җанисәп алу кампаниясендә катнашучыларга катлаулы булмаган 33 сорау бирелә, аларның күбесе социаль һәм демография күрсәткечләренә бәйле. Торак шартларына кагылышлы 10 сорау бар."

Ирина Юнир кызы әйтүенчә, исәп алучыга төрле кешеләр белән очрашырга туры килә, араларында зур ихтирамга лаек, күпне кичергән шәхесләр дә бар.

"Күптән түгел шундый шәхес – Венера Сәйфетдинова белән сөйләшеп утырдык, - ди ул. - Респондентым - инде тугызынчы дистәсен ваклаган хезмәт ветераны. Ачлык елларын да үткәргән, сугыштан соң илне тергезү чорында үз-үзен аямыйча эшләгән кеше ул. “1959 елгы халык исәбен алу кампаниясендә исәп алучы вазыйфасын башкардым, - дип уртаклашты Венера Фазылҗан кызы. - Ул вакытта, әлбәттә, анкеталар кәгазьдә генә иде”.

Өлкән яшьтә булса да, Венера әбекәй җанисәп алу кампаниясенең һәркайсыбыз өчен дә мөһим чара икәнен яхшы аңлый. Безгә, исәп алучыларга, җаваплы эшебездә ихлас күңелдән уңышлар теләде, илебез күгенең һәрчак имин, аяз булуына, җанисәп алу кампаниясе нәтиҗәләре буенча тормышыбызны яхшыртуга юнәлтелгән яңа программалар кабул ителәчәгенә ышаныч белдерде.

Ирина Юнир кызы әйтүенчә, халык, нигездә, җанисәп алу кампаниясенең барыбыз өчен дә кирәкле икәнлеген аңлый, анда катнашудан читләшми.
 
Автор: Миләүшә Латыйпова
 
Фото: И.Мәсәлимова архивыннан

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: