Краснокама районында халык санын алучылар үз участокларында актив эшли. Мәсәлән, Арлан авылында исәпкә алучы Любовь Шамратова үз участогының күп өлешен йөреп тә чыккан. Ә бу 189 йорт хуҗалыгы дигән сүз. Куелган планны вакытында үтәү өчен ул авылдашларына көндез дә, кич тә йөри, бигрәк тә ял көннәрендә бик уңышлы эшли.
Авылларда, гадәттә, якташлары аларны белгән кешеләр, активистлар бу эшкә алынды, шуңа күрә халык аларны таный, йортларына кертмичә, борып җибәрүчеләр юк. Ишегалдына гына түгел, күпләр ачык йөз белән йортларына чәй эчәргә чакыра.
- Респондентларның кайберсендә торак шартлары турындагы сораулар, әйтик, йортның мәйданы, ничә бүлмә булуы, җылылык, су белән тәэминаты, Интернет бармы-юкмы кебек сораулар гына ризасызлык тудыра. Моның ни өчен кирәклеген аңламыйлар. Мондый очракларда һәр җавапның конфиденциальлеге, ә илнең, авылларның, яшәү шартларының чын торышын белү дәүләт ярдәме алу, программаларда катнашу өчен кирәклеген аңлатабыз, - ди Любовь Шамратова.
Исәп алучы гражданнардан мәгълүмат җыю вакытында тәмамланыр дип өметләнә. Әлеге яллар да бу эштә ярдәм итәр, чөнки халыкны өйдә очрату ихтималы зур булачак.
Гөлнара Гыйлемханова.
Краснокама районы.
.