-19 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10
5 ноябрь 2021, 16:41

Халык исәбен алуда волонтерлар ярдәм итә

Башкортстан халкына Бөтенрусия халык санын алуда 500дән артык волонтер ярдәм итә.

Халык исәбен алуда волонтерлар ярдәм итә
Халык исәбен алуда волонтерлар ярдәм итә
Бөтенрусия халык санын алу 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр бара. Башкортстанның шәһәр һәм районнарында халык санын алучыларга волонтерлар актив ярдәм итә.

Төбәкнең волонтерлык корпусы 500дән артык кешене берләштерә. Иреклеләр исәпкә алу участокларында консультация ярдәме күрсәтә, Дәүләт хезмәте порталы ярдәмендә, халык санын алу участогында яки күпфункцияле үзәкләрдә катнашу мөмкинлеге турында сөйли. Барлык волонтерлар эш вакытында экипировка (исәп алучы жилеткалары), волонтерлар таныклыклары һәм индивидуаль яклау чаралары белән тәэмин ителгән.

- Бүген бер генә әһәмиятле вакыйга да волонтерлардан башка узмый, һәм халык исәбен алу - искәрмә түгел. Минем өчен бу эш - яңа һәм кызыклы тәҗрибә, зур булмаган эш белән булса да ил тарихына катнашы барлыгын тоярга мөмкинлек бирә. Безнең районда өлкән яшьтәге кешеләр күп, аларга бу эштә ярдәм кирәк. Барысын да киңәшләшәбез, ярдәм итәбез. Күп кенә мәсьәләлне яхшырак аңлый башладым, - дип сөйләде Калтасы районында халык санын алу волонтеры Алёна Фәтхиева.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: