Бакалы районында халык санын алуга 47 исәп һәм 8 стационар участок формалаштырылган иде, алар 8 участокка берләшкән. Бөтенрусия халык исәбен алу эшенә районда 63 кеше җәлеп ителде. Барлык хезмәткәрләр дә алдан ук әзерлек укулары үттте һәм Дәүләт статистикасы федераль хезмәте таныклыгын алдылар.
Исәпкә алучыларга эш барышында төрле кешеләр белән очрашырга туры килә. Биредәге исәпкә алучы Миләүшә Риянова районның өлкән кешесе - 93 яшьлек Иван Собин белән күрешүе турында сөйләде.
«Ул берүзе генә яши һәм бөтен эшне үзе башкара. Фатирда чисталык һәм тәртип, плитәдә тәмле төшке аш әзерләнгән иде. Ә Иван Филиппович халык санын алу сорауларына җавап биргәндә озын һәм бай тормыш юлының кайбер якты мизгелләрен яңадан кичергәндәй итеп сөйләп алды. Мин аның искиткеч хәтеренә, барлык даталар һәм вакыйгаларны истә тотуына сокландым.
Сугыш чорындагы фаҗигаләрне, ялангач балачак һәм авыр яшьлек елларын кичереп, катлаулы тормыш юлы үткән Иван Филиппович, олы яшьтә булуына карамастан, барысын да тәфсилләп искә төшерде, сорауларга төгәл җавап бирде. Ул үзен бик яхшы хис итә. Барыбызның да шундый яшькә кадәр күтәренке күңелле, энергияле, игелекле һәм зирәк булып, сәламәт яшәвебезне телим! - ди Миләүшә Рәшит кызы.
Фото: Идрис Сәетгалиев.