-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
8 ноябрь 2021, 19:45

Бергәләп исәп алабыз

Краснокамада исәп алуда авыл старосталары да актив булыша. Җанисәп дәвам итә, инде исәп алучыларның күбесе эшен тәмамлауга таба бара. Краснокама районының 5нче участогы исәп алучысы Рәйсә Солтанова да шулар исәбендә.

Бергәләп исәп алабыз
Бергәләп исәп алабыз

- Минем участокка Иске Мошты, Бачкитау, Уртавыл, Яңавыл авыллары карый. Иң төпкел авыллар - 15 кеше яшәүче Уртавыл һәм 60 кеше теркәлгән Яңавыл. Бу йортларның барысында да яшәмиләр, әлеге ике авылда күбрәк җәй айларында торырга кайталар. Ә инде Бачкитау белән Иске Мошты - урта зурлыктагы авыллар. Барлык авылларда мин 576 кешене яздырырга тиешмен.

Аллаһка шөкер, эшем бик уңай бара. Минем иң зур авыл - үзем яшәгән Иске Мошты булгач, җайлы булды, вакыт булган саен урап киләсең. Кешеләрне беләм, алар мине таный, шуңа күрә проблема юк. Шулай ук Бачкитау белән Яңавылда миңа старосталар Фисә Галиханова һәм Фәйрүзә Хәмидуллина бик нык булышты. Җанисәп алуны алар уртак эшебез дип санап, аның уңышлы үтүе өчен җан атып тора. Рәхмәт аларга!

Эшебездә тоткарлыклар юк. Эш өчен кирәк булган барлык әйбер дә бар, хәвефсезлек чаралары белән тәэмин ителгәнбез. Минем участокның контролеры Светлана Мусина - бик уңай, актив кеше. Бер генә мөрәҗәгатьне дә игътибарсыз калдырмый, эшнең нәтиҗәлелеге өчен янып йөри. Аның белән бер командада хет тагы бер тапкыр исәп алу үткәреп була! - дип елмая Рәйсә Мәҗит кызы.

Шулай ук исәп алучы үз эшендә мәгълүмат листовкалары, исәп алу белешмәләрен куллану турында сөйли.

- Исәпкә алынмаган беркем дә калырга тиеш түгел. Шулай ук бер кеше ике җирдә исәпкә алынмасын өчен даими рәвештә шәһәрдә яшәүче, бирегә ялга гына кайткан кешеләргә җанисәптә катнашулары турында справка бирәм, - ди Рәйсә ханым.

Районда һәр участокта эшләр шулай уңышлы бара. Мөһим кампаниянең вакытында тәмамлануына шик юк.

Гөлнара Гыйлемханова.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: