+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 ноябрь 2021, 17:30

Аккошлар коткарылган!

Бөре районының Ширень күлендә аккошлар гаиләсе туңа.

Аккошлар коткарылган!
Аккошлар коткарылган!

Ике олы һәм дүрт бала аккош. Борчылган халык бу хакта социаль челтәрләрдә язган.

Кошларны коткарырга кирәк! Башкортстан ЦУРы Бөре районы хакимияте белән элемтәгә керде. Сулыкка республика Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының территориаль комитеты һәм Бөре ветстанциясе вәкилләре чыкты.

Нәрсә эшләнгән? Хәзер күл ачылды, аккошларга берни дә янамый. Әмма аларга очарга бер атна гына вакыт калды. Тиздән Ширень бозланачак һәм соң булачак.

Бу очракта да, әлбәттә, кошларны калдырмаячаклар. Кышка экологлар һәм ветеринарлар аларны берәр урынга билгеләячәк.

Без һичшиксез аккошлар гаиләсенең язмышын күзәтәчәкбез. Ә район халкына безнең кече дусларыбызга карата битараф булмаган өчен зур рәхмәт.

Фото: udm-info.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: