+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 ноябрь 2021, 20:15

Нинди очракларда пенсия түләү туктатыла?

Русия Пенсия фондында пенсия түләүнең нинди очракларда туктатылуы турында сөйләделәр.

Нинди очракларда пенсия түләү туктатыла?
Нинди очракларда пенсия түләү туктатыла?

Акча күчерү дүрт очракта туктатылырга мөмкин.

Беренчесе - русиялеләр тиешле сумманы алты ай дәвамында алмаганда.

Икенчедән, граждан инвалидлыгын вакытында расламаса, түләүләр туктатыла.

Өченче сәбәбе - бу илдә яшәү вакыты чыгу. Бу чит ил гражданнарына һәм Русия гражданлыгы булмаган кешеләргә кагыла.

Соңгы очракта сүз туендыручыны югалту буенча пенсия турында бара. Аны 18 яше тулгач түләүдән туктыйлар.

Фото: mk.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: