+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
13 ноябрь 2021, 17:15

“Мин — табигать баласы”

Гафури районының ямьле Җилем елгасы буенда туристлар өчен глэмпинг төзелә.

“Мин — табигать баласы”
“Мин — табигать баласы”

Сез походка йөрергә яратасызмы? Юктыр, мөгаен, авырлыклар куркытадыр. Анда ни душы, ни бәдрәфе, ни уңайлы караваты юк, дигәндәй... “Поход” һәм “комфорт” дигән ике гади, ләкин күңелгә ягымлы төшенчәне берләштерү мөмкинлеге юкмы соң? Бар икән.

Гомумән, хәзерге заман кешесе өчен табигатькә чыгу уңайлырак була бара. Туризм индустриясендә җиңел палаткалар, җылы йокы түшәмәләре, җылылыкны саклый торган эчке кием эшләнгән. Күп кенә сәяхәтчеләр “глэмпинг” дигән яңа төшенчәне дә белә. Ул инглиз теленең “glamorous” һәм “camping” сүзләреннән килеп чыккан. Икенче төрле әйткәндә, бу “гламур кэмпинг” яки уңайлы ял дигәнне аңлата. Шөкер, соңгы елларда Башкортстанда да бу төшенчәне торган саен ешрак ишетә башладык.

Үз төбәгенә гашыйк булып, андагы гүзәллекне, хозурлыкны һәммә кешегә дә күрсәтәсе килгән, шушы юнәлештә армый-талмый көч салган ватанпәрвәрләр бар инде ул арабызда. Шундыйларның берсе Гафури районында яшәүче Илшат Бәхтияров.

Илшат шушы районда туып-үскән. Уфада авиация институтын тәмамлаган. Туризм белән ныклап шөгыльләнә башлавына биш ел. Моңа кадәр Җилем елгасы буенча салда йөзүләрне оештырган, быел исә Ташасты авылы янында шушы елга буенда глэмпинг ачып җибәрергә хыяллана. Хыялын тормышка ашыру өчен ул берничә ел элек участок сатып алган, былтыр анда төзелеш эшләре җәелдергән. Әле бу урында “А-фрэйм” дип аталган бөтен уңайлыклары булган сигез кечкенә йорт төзелеп бетеп килә.

— Глэмпинг ул — уңайлы, рәхәт ял дигәнне аңлата. Менә мин — табигать баласы, анда ял итәргә яратам, минем өчен төрле катлы-катлы кунакханәләрдә яшәгәнче, табигатьнең үзендә, аның эчендә яшәү яхшырак. Шул ук вакытта уңайлыклар булу да мөһим. Хәзер палатканың как идәнендә ятасы килми, яхшы карават кирәк. Уты, суы булу да зарур. Глэмпинг менә шундый кешеләргә исәп тотып төзелә. Табигать тә булсын, уңайлы да булсын, — ди Илшат.

Ул шушында ял итәргә килгән туристларга экскурсияләр дә әзерли. Әйтик, җәен салларда йөзү, Киндерле мәгарәсенә, районның башка кызыклы урыннарына бару, квадроциклларда йөрү. Кышын балык тоту, тюбинг, чаңгы һәм башкалар. Илшатның хыялын тормышка ашырырга дәүләт тә ярдәм итә: ул “Ростуризм” линиясе буенча 3 миллион сум грант откан. Бу аның чыгымнарының 25-30 процентын капларга җиткән.

Илшат Яңа елга тәүге туристларны кабул итәргә әзер булачагын белдерде. Ә җәен инде Җилем буе туристларның шат тавышына күмеләчәк.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.

Гафури районы.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: