+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 март 2023, 19:15

Аңлап булмый...

Дөньясы да бик җитди түгел бугай инде аның. Ә адәм баласы – баш-аягы белән кызык зат.

Аңлап булмый...
Аңлап булмый...
Бернинди үлчәм белән дә үлчәп булмый аны, кылган гамәлләрен, уйлаган уйларын, кичергән хисләрен берничек тә аңлатып булмый. Үлчиләр ул үлчәвен, әллә ниләр кыландырып бетерәләр. Авырлыгы фәлән кило, буе төгәл сантиметр, биленең иңе… Барлык яклап та бизмәнгә салып карыйлар. Акылын да, тәртибен дә, сөйләшү рәвешен дә, саранлык-юмартлыгын да тикшерәләр. Ә гайбәтчеләр теленә эләксәң, ата-бабаңнан башлап, бөтен күзәнәкләреңне бөртекләп барлап чыгалар. Тик, барыбер, кешене аңлап бетерә алмыйлар. Бу мөмкин түгел. Ләкин үзеңнең нәрсәнедер, яки кемнедер аңлый алмавың белән килешеп булмый. Шуңа күрә теге кешене ахмак, я юньсез дип бәялиләр. Бәлки, чынлап та шулайдыр. Менә мин гомер буе диярлек күзәтәм: бу дөньяда бер акыллы, бер юньле кеше юк бугай, бары тик кайберләренең ахмаклыгы артык зур һәм артык якында була, ә зур ахмаклык ул ерактан гына күренә. Якыннан караганда аның нәрсә икәнен дә аңлый алмыйсың...

Менә безнең авылда бер абзый бар иде. Салырга ярата бу. Исергән чагында килделе-киттеле сүз сөйләп, бәйләнеп, кеше нервысына тиеп йөрми үзе. Ихлас итеп аралаша, кирәк булса, ярдәмләшә дә. Анысы да берәр рюмка өмет итүдән түгел, чын күңелдән. Якты кеше, кыскасы. Ләкин яктылыгыннан һәрвакыт аракы исе аңкып тора. Шуңа күрә авылдашлар моңа көлебрәк, түбән­сетебрәк карый. “Тагын салган инде, мәңге туя бел­мәде”, – диләр. Кәефләнеп алган чакларында үзе дә яшереп тормый:
Уңнарын уңга салам,
Сулларын сулга салам.
Зарымны суга салалмыйм,
Җан яна, шуңа салам! – дип җырлап җибәрә.

Тавышы да, моңы да бар, җыры шундук бугазга төер утырта. Хатыны, балалары авариядә үлгән аның, җаны ник янганы беркемгә дә сер түгел. Тик барыбер кызганучы сирәк, күбесенчә, беткән бер бәндәгә исәплиләр. Менә шул абзый акчага бик интеккән чагында абзарындагы үгез­ләренең берсен ярты хакына сатып җибәргән. Җибәргән, дип, бер-ике өй аша яшәүче күршесе сатып алган. Миңа калса, кешеләр шул күршесен гаепләргә тиештер кебек. Ну, мохтаҗлыкка төшкән кешенең малын шул бәягә алу дөрес түгел бит инде. Мыскыл итү кебегрәк бит инде бу. Ләкин авыл халкы башкачарак уйлады бугай. Бу абзыйдан көл­деләр. Дивана, диделәр. Дивана түгел иде ул, ләкин күз дә ачырмадылар. Аек чагында берәр җитди урында сүз әй­тергә теләсә дә: “Үгезен фәлән сумга саткан бәндәнең сүзен тыңлап гомер кыскартасы эшебез юк,” – дип авызын томаладылар. “Дивана” келәй­мәсен йөртү акыллы кешеләргә дә бик җиңел түгел инде ул…

Ул абзыйны мин бераз хөрмәт иткәнмендер, ахры, гел искә төшерәм. Сәбәпләре дә күп бугай. Нәрсәнеңдер символы шикеллерәк тә ул. Пирамидалар оештырган ке­шеләр, халыкны акчасыз калдырган банклар күп булды бит элегрәк. Менә шунда алданган халык та “дивана” булып калды. Ә аларның хәләл акчасын тартып алган явызларга берни дә булмады. Кайберләре хәзер бик абруйлы кеше, Фәлән Фәләнеч булып йөри. Әллә бу халык үзен алдаган, откан, талаган бән­дәләрне ныграк хөрмәт итәме? Кумир итеп күрә… Ә, бәлки, эчтән генә: “Их, берәр кайчан мин дә шулар кебек булсам иде”, – дип хыялланучылар да бардыр әле. Кешене берничек тә аңлап, я бәяләп булмый. Халыкны – бигрәк тә.

Дөньясы да абзыйны оныттырмаска тырышкан кебек аның. Бер мәлне авылдагы хуҗалык рәисләре җыелган ашлыкны арзан бәягә генә кайдадыр тапшырып кайталар да: “Быел фәлән тонна ашлык үстереп саттык!” – дип мактана торган иде. Үзләренә берәр төрле файдасы булгандыр инде аның. Югыйсә, авыл халкына шул бәягә бирсәләр дә сөенә-сөенә алып бетерерләр иде. Ә монда читкә, ярты бәясенә… Үгезен сатып җи­бәр­гән теге абзый кебек бит инде. Ләкин рәисләрне “дивана” диюче булмады. Әле дә… Фәлән илгә фәлән кадәр нефть саттык, фәлән күләмдә – газ, дигән шатлыклы авазлар ишетелгәли. Халык сөенә. Сатып алучылар да сөенә, ди. Алган товарларын әвеш-тәвеш китереп яңа рәвешкә кертәләр дә фәлән хакка сатып җибәрәләр икән. Бөтен дөнья шатлана. Берәүне дә “дивана” диюче юк…
Дивана, дигәннән… Тагын бер абзый искә төште әле… Бәләкәй чак, иптәш малайның ишегалдында атышлы уйныйбыз. Нимесләр белән безне­келәр атыша. Элек шулай иде бит. Ихата бәләкәйрәк булгач, ерактан атышып кына булмый, кул сугышына керешеп китә­без, көрәшәбез, көрмәк­ләшәбез. Бер мәлне күрше карты килеп керде дә “нимесләр”не кыйный башлады. Мин “безнекеләр” ягында идем, башта сөендем инде аның ярдәм итүенә. Соңрак күз маңгайга менде: теге бабай чынлап кыйный иде! “Әле син дөмекмәдеңме, фашист!” – дип, таягы белән тондыра. Кайда сукканын да карап тормый, манчый гына. Ярый әле иптәш малай елап җибәргәч, әнисе чыкты. Картны тирги теге.

Урамнан силсәүит прси­дәтеле узып барган чак булган, тавышка ул керде. Хәлне аңлагач, бабайны тирги генә башлаган иде, тегесе таягы белән җиргә бер генә орды да: “Әле син фашистларны яклап торасыңмы? Белермен мин кемгә әйтергә…” – дип кенә куйды. Прсидәтел шундук телсез калды. Һушына килгәч: “Атышлы уйнамагыз! Бүтән уеннар да бетмәгән, барыгыз, яланга чыгып туп тибегез!” – дип, безне куарга тотынды. Хәтта теге малайның әнисе дә улын “дивана” дип тиргәргә кереште. Ә бабай Берлинны алган сыман горур кыяфәттә чыгып китте. Озак кына куркып йөрдек аннан. Ул бөтен нәр­сәне дә беләдер, бөтен кешене дә җиңәдер, ни теләсә – шуңа ирешәдер кебек иде. Хәзер юк инде, үлде. Беркем дә мәң­гелек түгел. Буй җитмәслек булып тоелса да.

Иң кызыгы шул әле аның: үзе исән чакта беркем берни сөйләмәде, курку катыш хөр­мәт күрсәттеләр, ә җир­ләгәч: “Дивана иде бит ул, хәтта сары справкасы булган”, – диделәр. Шулай инде, кайбер кешеләр­нең дивана икәнлеге дә үзләре үлгәч кенә ачыклана. Әйтәм ич, зур нәрсәләрне күрү өчен ераклык кирәк.
Кеше – ачылмаган сер. Аны бернинди үлчәмнәр белән дә тулысынча бәяләп тә, аңлап та булмый. Һәрберебез шундый. Шикле нәрсәләрдән ерак торыйк. Хәер… Шикле нәрсә­ләрдән ераклашсаң, үзең дә шикле булып күренәсеңдер әле ул…

Марат Кәбиров.
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: