Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында чыгыш ясады.
Анда 2019 елгы эш нәтиҗәләре һәм алдагы чорга бурычлар каралды.
Төбәк җитәкчесе Башкортстан Хөкүмәтенең һәм тикшерү органнарының уртак эшчәнлегенең төп юнәлешләрен билгеләде.
Утырышта Тикшерү идарәсе җитәкчесе Денис Чернятьев, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Башкортстан буенча Баш федераль инспектор Михаил Закомалдин, республика буенча эчке эшләр министры Роман Деев, Башкортстан Республикасы прокуроры Владимир Ведерников, контроль һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре катнашты.
- Сезнең хезмәт алдында җаваплы бурычлар тора. Дәүләт башлыгы Владимир Владимирович Путин башлангычы белән икътисадта, социаль өлкәдә зур үзгәрешләр бара. Төбәкләр гомумдәүләт проектлары кысаларында миллиардлаган сум ресурслар ала. Бу акчага балалар бакчалары, мәктәпләр, поликлиникалар һәм дәваханәләр, торак йортлар һәм юллар төзелә. Һәм бу шартларда икътисади һәм коррупцион җинаятьләргә каршы көрәшне көчәйтү аеруча мөһим.
Узган елда хокук саклау органнары тикшергән икътисади җинаятьләрнең яртысыннан артыгы һәм коррупциянең 77 проценты - сезнең идарә эше. 256 миллион сумнан артык зыян капланган. 144 миллионы дәүләт казнасына кайтарылган.
Шулай ук, торак-коммуналь хуҗалыктагы хокук бозуларга, эшкуарларның хокукларын кысрыклауга чик куярга кирәк. Дәүләт һәм муниципаль милек, бигрәк тә җир ресурслары белән эш итү өлкәсендә җинаятьләр белән көрәш аяусыз булырга тиеш.
Безнең уртак эшебезнең аерым юнәлеше - экстремизм һәм террорчылык күренешләренә каршы көрәш. Без республика территориясендә тынычлыкны һәм татулыкны саклап калу максатларында милләтара һәм дини дошманлык уятуның, яшьләр мохитенә радикаль идеологияне кертүнең теләсә нинди омтылышларына чик куярга тиеш.
Бу эш быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган зур чаралар белән бәйле рәвештә аеруча мөһим. Моннан тыш, җәй көне безгә Бөтендөнья Фольклориадасына күп илләрдән меңләгән катнашучы һәм турист киләчәк. Безнең бурыч - бу форумны тиешле дәрәҗәдә уздыру, хокук тәртибен һәм республика халкының һәм кунакларының иминлеген тәэмин итү. Безгә туристлар да, чит ил партнерлары да килергә омтылсын өчен күп эшләргә кирәк, алар төбәк үсешенә инвестицияләр кертергә әзер.
Тагын бер кабат сезгә намуслы хезмәтегез һәм югары һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт әйтәм. Сез быел да законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту, гражданнарыбызның хәвефсезлеген тәэмин итү буенча алда торган җаваплы мәсьәләләрне уңышлы хәл итәрсез дип ышанам.
Республика Хөкүмәте һәм мин шәхсән үзем дә бу мәсьәләләрне бергәләп хәл итәчәкбез.