16 июньдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Идел буе федераль округында террорчылыкны кисәтү мәсьәләләренә багышланган Дәүләт террорчылыкка каршы комитет утырышында катнашты.
Видеоконференция форматында аны Дәүләт террорчылыкка каршы комитет рәисе, Русиянең Федераль иминлек хезмәте директоры Александр Бортников үткәрде.
Ул билгеләп үткәнчә, 2017 елдан округта бер генә террорчылык акты да теркәлмәгән. Шул ук вакытта хокук тәртибе көчләре 14 теракт һәм шушы юнәлештәге башка сигез җинаятьне булдырмый калган. Халыкара террорчылык оешмалары белән бәйле 48 законсыз төркем эшчәнлеген туктаткан, җиде террорчыны, шул исәптән ике башлыкны юкка чыгарганнар. Террорчылык эшчәнлеген оештыручы 32 кешене, 102 бандитны һәм аларның 178 ярдәмчесен җинаять җаваплылыгына тарттырганнар.
Бу шартларда террорчылыкны кисәтүгә юнәлтелгән чаралар күбрәк әһәмият ала, алар башкарма властьның төбәк органнары тарафыннан үткәрелә.
Александр Бортников утырышта катнашучыларның игътибарын Русия Федерациясендә Террорчылык идеологиясенә каршы комплекслы планда каралган чараларның тайпылышсыз үтәлешенә юнәлтте. Округ халкын, барыннан да элек, яшьләрне, террорчылык идеологиясе йогынтысыннан саклау төп бурыч булып тора.
Фото: glavarb.ru