Русия бик күп терактлар кичерде, алар нәтиҗәсендә бернинди гаебе булмаган тыныч халык, шул исәптән балалар арасында югалтулар күп булды. 2004 елда Бесланда (Төньяк Осетия) булган коточкыч фаҗига — дөньяда бик күп балалар гомерен өзгән иң зур теракт.
1 сентябрьдә Руслан Хучбаров җитәкчелегендәге 30 кешедән торган террорчылар отряды 1нче мәктәп бинасын басып ала һәм 1128 кешене (нигездә, балаларны) әсирлектә тота. Икенче көнне бандитлар мәктәп бинасына керткән Ингушетиянең элекке президенты Руслан Аушев басып алучыларны кечкенә балалары булган 25 хатын-кызны чыгарырга күндерә алды. 3 сентябрьдә заложникларны азат итү буенча операция башлана.
Бар да көтмәгәндә килеп чыга. Көн уртасында мәктәп янындагы мәйданчыкка бандитлар үтергән кешеләрнең мәетләрен алу максаты белән автомобиль килеп кергәч, бинада кинәт берничә шартлау яңгырый, шуннан соң төрле яктан атыш башлана. Диварда барлыкка килгән ярыктан һәм тәрәзәләрдән хатын-кызлар һәм балалар сикереп чыга башлый. Ул вакытта мәктәптә булган барлык ир-атлар террорчылар тарафыннан үтерелгән була инде.
Исән калган балалар һәм хатын-кызлар азат ителә.
РФ Генераль прокуратурасының рәсми мәгълүматлары буенча, 2004 елның 1-3 сентябрендәге теракт нәтиҗәсендә 331 кеше һәлак булган һәм соңрак яралардан үлгән, шул исәптән 317 тоткын, шуларның 186сы — балалар. Кайбер заложникларны тану өчен геннар экспертизасы үткәрергә туры килгән. Һәлак булучылар арасында, шулай ук, “Альфа” һәм “Вымпел” махсус тәгаенләнештәге гаскәрләренең 10 хезмәткәре, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына караган “Центропас”ның ике хезмәткәре һәм тоткыннарны коткаруда катнашкан Беслан кешесе бар. 728 тоткын һәм шәһәр кешесе, шулай ук ФСБның, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының, милициянең 55 хезмәткәре җәрәхәтләр алган.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, мәктәптә террорчылар 1128 кешене заложник итеп алган. Махсус операция үткәргәндә 918 кеше коткарылган. Бесланда боевикларның мәктәпкә һөҗүм итү эше буенча зыян күрүчеләр дип барлыгы 1315 кеше танылган.
Теракттан соң Төньяк Осетия, Мәскәү, Дондагы Ростов һәм Орел шәһәрләре дәваханәләренә дәвалануга 297 кеше җибәрелгән, шул исәптән 192 бала.
2004-05 елларда теракттан зыян күрүчеләргә 29 илдән гуманитар ярдәм килгән. Аның күләме 3300 тонна тәшкил иткән, ә бәясе өч миллион евродан артык булган.
Генераль прокуратура мәгълүматлары буенча, мәктәпкә һөҗүм иткән бандада 32 кеше исәпләнгән. Махсус операция барышында бер боевик — Нурпаша Кулаев тоткарланган. Калганнары юк ителгән. Моннан тыш, боевикларның көчле наркотиклар куллануы, шуңа күрә спецназга катгый каршылык күрсәтә алмавы ачыкланган.