+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Антитеррор
21 август 2020, 11:35

Дөньядагы иң коточкыч фаҗигаләр

1. 2015 елда Синай ярымутравы өстендә Русия пассажир самолетының авиаһәлакәте 224 кешенең гомерен өзде.

1. 2015 елда Синай ярымутравы өстендә Русия пассажир самолетының авиаһәлакәте 224 кешенең гомерен өзде.

2. 2008 елның ноябрендә Һиндстанда (Мумбаи шәһәре) кораллы террорчылар 174 кешене үтерә һәм 239ын яралы.
3. 2007 елның октябрендә Пакистандагы иң канлы терактларның берсе теркәлә. Нәтиҗә — 140 кеше һәлак була һәм 500е яралана.
4. 2004 елда Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендәге теракт нәтиҗәсендә 331 кеше үлде (шул исәптән 186 бала), меңгә якыны яраланды.
5. 2004 елның марты — икенче Бөтендөнья сугышы вакытыннан бирле Европада иң зур теракт, ул Мадридның (Испания) дүрт электричкасында кылына. Барлыгы 192 кеше һәлак була, 2000е яралана.
6. 2002 елның октябрендә Мәскәүдә Дубровкада “Норд-Ост” дип исемләнгән мюзикл вакытында кораллы боевиклар төркеме тарафыннан 130 кеше үтерелә.
7. Дөньяда иң зур теракт 2001 елның 11 сентябрендә Америка Кушма Штатларында була. Боевикларның гамәлләреннән (4 пассажир самолеты басып алына, ике күпкатлы бина шартлатыла) 2973 кеше һәлак була.
8. 1999 елның сентябрендә Мәскәүнең Гурьянов урамындагы 9 катлы йортта шартлау була. Нәтиҗәдә, 92 кеше һәлак була, 264е яралана. Чираттагы шартлау 3 көннән соң шулай ук торак йортта 124 кешенең гомерен өзә һәм 9 кешене яралый.
9. 1995 елның июнендә боевикларның Буденновск шәһәрендәге һөҗүме нәтиҗәсендә 129 кеше һәлак була, 415е яралана. Дәваханәгә 1600дән артык кеше китерелә.
10. 1988 елның декабрендә Шотландия өстендә “Боинг-747” самолетының (Лондон шәһәреннән Нью-Йорк шәһәренә рейс ясаган) шартлавы экипаж әгъзалары белән бергә 270 пассажирны үтерде.
Фото: thesun.co.uk
Читайте нас: