+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Антитеррор
21 август 2020, 11:40

ХХI гасыр афәте

21 август — Халыкара террорчылык корбаннарын искә алу көне.

21 август — Халыкара террорчылык корбаннарын искә алу көне.

Бу көн 2017 елның 19 декабрендә БМОның Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән булдырылды. Анда, башка күпсанлы пунктлардан тыш, террорчылыкка каршы көрәшүдә кеше хокукларын яклау зур әһәмияткә ия, дип ассызыклана.

Террорчылык — бик күп ил­ләргә кагылучы халыкара проблема булуга карамастан, иң күп корбаннар БМОның бик аз әгъза-дәүләтләрендә тупланган. Алар исәбенә Сомали, Сүрия, Нигерия, Гыйрак һәм Әфганстан керә.
Дәүләтләрнең төп бурычла­рының берсе — террорчылык корбаннарына ярдәм итү, алар­ның хокукларын яклау һәм террорчылык актларыннан зыян күрүчеләрнең тавышы ишетелсен өчен көрәшү. Халыкара террорчылык корбаннарын ис­кә алу көне хөкүмәтнең һәм киң җәмәгать­челекнең игътибарын террорчылыктан зыян күргән кешеләрне озак вакытлы физик, психологик, социаль һәм финанс реабилитацияләү мө­һимлеге­нә җәлеп итү өчен булдырылды.
Бик аз илләр генә зыян күрүчеләрне тер­нәкләндерү һәм аларның ихтыяҗларын канәгать­ләндерү өчен тиешле ресурслар бүлү, шулай ук аларның җәм­гыятькә тулыканлы интеграциясе турында карар кабул итә. Мондый гражданнар алган тән һәм җан җәрәхәтләрен дәүләт тарафыннан күрсәтелгән психологик, финанс һәм акчалата ярдәм белән генә берникадәр баса ала.
1994 елдан 2004 елга кадәр чорда хокукка каршы гамәл­ләрдән иң күбе АКШ, Русия, Һинд­стан, Гыйрак, Израиль һәм Пакистан зыян күргән дип санала.
Фото: mk.ru
Читайте нас: