-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Антитеррор
11 сентябрь 2020, 12:00

Коточкыч терактка - 19 ел...

Аны әле дә дөнья халкы курку белән искә ала.

Аны әле дә дөнья халкы курку белән искә ала.

19 ел элек АКШта фаҗига булды: террорчылар Бөтендөнья сәүдә үзәгенең ике манарасын һәм өлешчә Пентагон бинасын җимерде. 2977 кеше һәлак булган, тагын 24е хәбәрсез югалган дип санала. Булган хәл өчен җаваплылыкны үз өстенә "Әл-Каид" боевиклары (РФ территориясендә тыелган) һәм аның башлыгы Усама бен Ладен алган.

Самолетлар манарага 23 минутлык аерма белән килеп бәрелде. Фаҗига урынында шаһитлар тупланганга, җимерелү һәм шартлау мизгелләре фото һәм видеога эләгә.

Террорчылар уйлавынча, дүртенче самолет Капитолия яки Ак йорт бинасына килеп бәрелергә тиеш була. Әмма пассажирлар һәм экипаж әгъзалары террорчыларга каршылык күрсәтә. Нәтиҗәдә, "93нче рейс" Шанксвилл шәһәреннән ерак түгел кырга килеп төшә. 37 пассажир һәм 7 экипаж әгъзасы һәлак була.

Игезәк биналарга бәрелгән самолетларның ягулык баклары тулы була, шуның аркасында янгын башлана. Көньяк манара иртәнге 9:59 да җимерелә. Ярты сәгатьтән икенчесе җимерелеп төшә.

Фото: Michael Foran / CC BY
Читайте нас: