Анда бомба да кулланылырга тиеш булган.
Башкортстанда хокук сакчылары 26 яшьлек ирне тоткарлаган. "Башинформ" агентлыгына билгеле булган мәгълүматлар буенча, ул тәртип сакчыларына кораллы һөҗүм әзерләү белән шөгыльләнгән.
Яшерен урыннан ир-атның утлы коралын, шулай ук кулдан ясалган бомба компонентларын табып алалар.
Аның гаджетларындагы язудан күренгәнчә, ул кирәкле инструкцияләрне Русиядә тыелган «Хайат Тахрир аш-Шам» террорчылык оешмасы эмиссарларыннан алган.
Тоткарланучының сүзләренә караганда, кулдан ясалган шартлаткычларны ул кешеләргә каршы куллану өчен куйлаган.
Фото:"Башинформ"