+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Антитеррор
26 гыйнвар 2021, 15:42

"Мунча террорчысы", дивана...

Чабын, юын да кайтып кит бит инде...

Чабын, юын да кайтып кит бит инде...

Уфада яшәүче бер ир шәһәр үзәгендә урнашкан мунчага килә һәм аны шартлатырга яный. Бу хакта «КП-Уфа»ның хокук саклау органнарында үз чыганагы хәбәр итә.

Ир кич белән коткару хезмәтенә шалтырата. Ул операторга хәзер мунча-кунакханә комплексында булуын, анда бомба урнаштырырга һәм шартлатырга теләвен әйтә.

Диспетчер мәгълүматны хокук саклау органнарына тапшыра. Алар шалтыратучыны оператив рәвештә эзләп таба һәм аны тоткарлый. "Террорчы" Уфада яшәүче 40 яшьлек исерек ир булып чыга.

Шул ук вакытта саперлар комплексның ике катлы бинасын тикшерә һәм анда бернинди шартлаткыч җайланма да тапмый. Эвакуация үткәрелми.

Бомба турында белдергән иргә каршы террорчылык акты турында ялган хәбәр турында җинаять эше кузгатыла.

Фото: "Башинформ"
Читайте нас: