Соңгы елларда БДБ илләре киңлекләрендә килеп туган вәзгыятькә читтән бер караш.
Днепр ярларына онытканда бер юл төшсә дә, соңгы елларда Украина, булмышыбыз белән ифрат якын украин туганнар турында еш уйландыра. Шулай булмыйча, ят җир, безгә чит кешеләр түгел дә инде бу халык! Якыннарымның язмышы белән дә бәйләнгән, украиннар хәтта кардәш-ыруларым арасына да килеп керде.
Күрше Үтәгән авылыннан Кызыл Армия сафына чакырылган Атаулла Каюм улы Игъдисамов Бөек Ватан сугышы башланган вакытта Украинадагы Житомир шәһәрендә хезмәт иткән һәм бу мәхшәр чорында иптәшләре һәлак булган, үзе әсирлеккә эләккән. Әмма фаҗигагә кадәр Атаулла абый каһарманлыгы өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнеп өлгергән. Батыр ирне фашист тоткынлыгы да чүктерә алмый икән, Игъдисамов әсирлектән качкан һәм, әлеге Житомир тирәсендә партизаннар отряды оештырып, баскынчыларга каршы кырык өченче елга кадәр көрәшеп йөргән. Миңа бу турыда шактый вакыт элек язарга да насыйп булган иде.
Атаулла Игъдисамов – безнең Әбҗәлил районыннан. Мондагы зур Ташбулат авылында озак еллар укытучы булып эшләгән. Бөек Ватан сугышында Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Нәкыйп Йосып улы Нәбиуллинны да язмыш хәтәр елларда Украина белән бәйләгән. Абзый, немец тоткынлыгыннан качкач, миһербанлы бер гаиләгә килеп сыенган. Һәрхәлдә, Нәкыйп абыйның чибәр украин кызы белән мәхәббәтенең гәүдәләнеше булып, малае буй җиткерде, хәләлемнең абзыйсы Һади каенагам да Валентина Шевчук исемле украинка белән Урал һәм Александр исемле ике онык үстерде. Сәясмәннәр, алар өсләткән дошманнар халыкларны ничек аерырга, бер-берсен оныттырырга тырышмасын, йөрәкләр арасында чикләр үткәрү мөмкин түгел.
Шулай да ни булды соң Украинага? Туганнар арасына нинди зәхмәт кереп оялады?
Хәер, бу сорау өч дистә елга якын тынгылык бирми, ләкин ул соңгы дүрт елдан артык вакыт эчендә аеруча кискенләшә төште. Эш шунда: Украинага совет чорында барып йөргәннәр дә, ул бәйсезлек алганның башлангыч елларында да урыслар белән украиннар арасында элек дөнья көткәндә аерма күрмәгән. Әле генә, күршеләрдә хәлләр куерып киткәч, тышкы охшашлыктан тыш, мөһим бер нәрсәне күрмәгәнебезгә ышандык. Шулай да ике халык арасында упкын булуы турында украин милләтчеләре күтәргән тезисны да кабул итү мөмкин түгел.
Урыслар белән украиннарның якынлыгы Русия Федерациясендә украиннарның ассимиляция-ләнүенә, ягъни йогынты аша ике кавемнең бер-берсенә охшавына китерде. Мисалга Русия империясендә 1897 елда узган халык исәбен алу мәгълүматларын гына китерик. Аның йомгаклары Курск губернасындагы 22 процент халыкның, Воронеж губернасындагы – 36, Ставрополь губернасындагы – 37, Дон гаскәрендәге – 28, Кубань өлкәсендәге 47 процент халыкның туган теле украин теле булуын күрсәткән. Әйтелгән төбәкләрнең 12 өязендә тел җәһәтеннән украиннар күпчелекне тәшкил иткән.
Бик күп украиннар Себердә, аеруча Ерак Көнчыгышта яшәгән. Ерак Көнчыгыш краеның Владивосток округында, 1926 елгы җанисәп күрсәтүенчә, украиннар тел буенча да, яшәү рәвеше җәһәтеннән дә монда яшәүчеләрнең өчтән бер өлешен алып торган. Нефтьле Ханты-Мансийск шәһәрен уйнап кына “Хохло-Мансийск” дип йөртүдән дә бер ишарәне аңлап була. Үзебезнең Башкортстанда да украиннар сан буенча да, хуҗалыктагы, иҗтимагый тормыштагы урыны җәһәтеннән дә сизелерлек урын били. Бездә, гомумән, украиннарны урыслардан беркем дә аерып күз алдына китерми.
Русия Федерациясе белән Украина арасындагы тәүдә – аңлаша алмау, ә хәзер дошманлык тамырлары белән тарих тирәнлекләренә барып тоташа. Бу мәсьәләдәге төрле сәбәпләрне бәйнә-бәйнә сөйләү урыны гәзит бите түгел, шуңа күрә ул өлкәне тынычлыкта калдырып, ике халык, ике дәүләтнең аерылышып китүенең бер генә сәбәбен әйтик. Ул – тел. Бәлки, төп сәбәп тә шулдыр әле.
Совет Украинасында узган гасырның 20нче елларында наданлыкны бетерү, башлыча, украин телен өйрәтүгә кайтып калган. Арытаба урта мәктәпләрдә дә урыс теле дәресләре 80нче елларда гына украин теленнән өстенлек ала башлаган. Республика һәм шәһәр, район матбугаты барыбер украин телендә басылган.
Закон нәрсә турында тәкрарлый?
СССРда украин теле кимсетелмәде, ул фольклор теле буларак бәһаләнде. Әмма урыс телендә аралашу психологик җәһәттән табигый иде.
Украин телле зыялыларның ачуына Русиядәге урыслар түгел, ә Украинаның көнчыгышындагы ватандашлары күбрәк тия. Илнең үзәк һәм көнбатыш төбәкләрендә яшәүчеләр аларны маңкортлар һәм янычарлар дип исәпли.
Һәр чир, әгәр ул азып китмәгән булса, вакыт үткәч җиңеләя, хәтта савыгу белән тәмамлана. Ук-раинага кагылышлы хәлләр бу кагыйдәгә буйсынмый. Минск шәһәрендә Украина хөкүмәте белән Донбасс арасындагы татулыкка ирешү документы гамәлдә кәгазьдә генә калды. Киев та, Көнбатыш та Минск килешүен Украинага читтән ихтыярсызлап тагылган дип исәпли. Ил Конституциясенә үзәкләштерүне чикләү турында төзәтмәләр кертергә теләү уңышсызлыкка очрады. Донбасс икътисади чолганыш эчендә, “Урыс дөньясы” белән көрәш буенча күп норматив актлар һәм гамәли чаралар кабул ителде. Моңа авиация бәйләнешләрен һәм акча күчерүләрне туктату, Русия китапларын кертүне тыю, күп артистны кабул итмәү һ. б. керә. “Тел буенча сәясәт нигезләре турында” канун гамәлдән чыгарылды. Радио, телевидениедә, мәгарифтә урыс телен куллану каты чикләүләргә дучар ителде. Хәтта топонимикада урысча атамалар үзгәртелә, һәйкәлләр җимерелә.
Хәзер урыс теленә яңа, усалрак һөҗүм башланды. Яшь президент-комик Владимир Зеленский элекке хаким, кондитер-президент Петр Порошенконың агрессив сәясәтен дәвам итә. Өр-яңа указга ярашлы, хезмәт-ләндерүдә эшләүчеләр украин телендә генә аралашырга тиеш. Юк икән – штраф. Киевтагы генерал Ватутин проспектына милләтчеләр юлбашчысы Шухевичның исемен бирү, бәлки, гауга нәтиҗәсе дип бәяләнер, ләкин мәсьәләнең төп асылы куркынычрак. Русиягә, урыс халкына һәм урыс теленә карата эшләнгән һәр нәрсәне Киев дошманга коралсыз һөҗүм итү дип исәпли һәм мондый эш-гамәлләр елдан-ел арта бара. Былтыр Югары Рада Донбассны реинтеграцияләү турында закон чыгарды. Аның мәгънәсе шунда: Киев хакимлегеннән ычкынган биләмәләр хәзер Русия тарафыннан басып алынган дип исәпләнә. Димәк, Рада депутатлары, Русиягә каршы сугыш алып барылуын юридик рәвештә танымаса да, закон, гамәлдә, моны раслый булып чыга.
Өмет бар әле...
Мондый динамика сәяси даирәләрдә дә, гади халыкта да билгеле бер өмет уята. Алар уйлаганча, Украина хәзер 2014 елның язындагы кебек авыр хәлдә калмас, ә болай, эшләр уңайга китсә, Донбасс җирен үз шартларында кайтарып алыр. Көнбатышның сәясәте шундый өметләрне аклагандай: Русиягә каршы санкцияләр саклана, Киевның Донбасстагы кыланышларын дәүләт дәрәҗәсендә тәнкыйтьләү юк, Америка Украина армиясен саклап калу өчен хәйрия ярдәме күрсәтеп тора. Көнбатыш Киевның Донецк һәм Луганск белән турыдан-туры сөйләшүен оештыру гына түгел, Донбасстагы хәзерге хәлне озакка саклап калу ягында. Мөстәкыйльлекләрен үзаллы игълан иткән республикаларның ныгынуына караганда, Көнбатыш өчен көн дә корбаннар таләп итүче җәнҗалның дәвам итүе мөһимрәк.
Тәҗрибә күрсәтүенчә, бүгенге Украинадагы кебек режимнар, читтән ярдәм булганда, озак яши ала. Киевка исә Көнбатыш ярдәм итеп тора, ләкин шунысы – ул Украина өчен сугышка кермәячәк, бу дәүләткә Маршалл планындагы кебек ярдәмгә өмет тоту да урынсыз. Аннан соң, Грузиягә, мәсәлән, Абхазия белән Көньяк Осетияне кораллы көч белән үзенә кайтару мөмкин булмаган кебек, Украинага да көньяк-көнчыгышын югалту белән ризалашырга туры киләчәк. Илнең проблемалары якын киләчәктә кискенләшәчәк кенә. Миграция, сугыш, эзәрлекләүләр нәтиҗәсендә Украина, 1991 елгы белән чагыштырганда, халкының 40 проценттан күбрәген югалтты. Шул ук вакытта ил чикләре үзенең геосәяси кыйммәтен саклап калды. НАТОга рәсми рәвештә кабул ителмәсә дә, салкын сугыштан файдаланып, Украина үзендә Америка гаскәрләрен урнаштыруы мөмкин.
Бүгенге Украина хакимнәренең холык-фигылен аңлау, иртәгә ни эшләячәкләрен күзаллау – мөмкин булмаган эш. Анда, аек акылдан бигрәк, тискәрелек өстенлек алган. Француз әдибе Никола Массиас: “Тискәрелек аң-тоңны белмәүдән, бер нәрсәдән башканы күрмәүдән килә”, – дип раслый. Бәлки, ул хаклыдыр?..
Марсель Котлыгалләмов.