+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Антитеррор
4 март 2021, 17:40

Милләтчелек, ксенофобия, дини дошманлык һәм көчләү пропагандасын - чүплеккә!

Русия Президенты Владимир Путин Эчке эшләр министрлыгын экстремизмга каршы көрәшкә җитди игътибар бирергә чакырды.

Русия Президенты Владимир Путин Эчке эшләр министрлыгын экстремизмга каршы көрәшкә җитди игътибар бирергә чакырды.

Бу хакта ул Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында әйтте.

«Милләтчелек, ксенофобия, дини дошманлык һәм көчләү пропагандасын катгый рәвештә чикләвегезне сорыйм», — диде Владимир Путин. Ул үзләре качып йөрүче, ә кешеләрне хокук бозу юлына этәрүче провокаторларны җаваплылыкка җәлеп итәргә кирәклеген дә әйтте. Бу турыда Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул Федераль иминлек хезмәте коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Дәүләт думасына сайлауларга әзерләнгәндә җәмәгать тәртибен һәм русиялеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү буенча мөһим бурычлар йөкләтелүен искәртте.

Шулай ук, бүгенге очрашуда Русия Президенты көч ведомстволарын рөхсәтсез оештырылган митингларга балаларны җәлеп итүчеләргә каршы көрәшне көчәйтергә өндәде.

Фото: "Кремлин. ру"
Читайте нас: