+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Антитеррор
23 март 2021, 11:32

Уфа мәктәпләрендә - ашыгыч эвакуация

Дүрт мәктәпкә бомба салынган диләр...

Дүрт мәктәпкә бомба салынган диләр...

Уфада дүрт мәктәп эвакуацияләнде, әле балалар урамда, ә кемнедер ашыгыч рәвештә күрше биналарга һәм балалар бакчаларына керткәннәр.

Бүген иртән, 23 март көнне, балаларны ашыгыч рәвештә биналардан чыгарганнар, дип хәбәр итә шаһитлар һәм укучыларның ата-аналары социаль челтәрләрдә. Хәзерге вакытта эвакуация Нагаево бистәсендәге 147нче мәктәптә, 155нче лицейда, 101нче һәм 137нче мәктәпләрдә бара.

- Бомба турында шалтырату килгән, - дип хәбәр итә Уфадан Светлана Вахитова.

Шулай ук кайбер ата-аналар аноним шалтыратулар булган диләр.

- Укытучыларга афәрин, барысын да оператив рәвештә чыгардылар. Тәрбиячеләр укучыларны күршедәге балалар бакчасына алып барды. Укытучыларга һәм тәрбиячеләргә зур рәхмәт, - ди Алеся Шәйхисламова.

Башкортстан Эчке эшләр министрлыгында бу хәлне әлегә шәрехләмиләр.

Исегезгә төшерәбез!
Бомба салыну турында ялган хәбәр итү Русия Җинаять Кодексының "Террорчылык акты турында белә торып ялган хәбәр тарату" мәддәсенә туры килә. Җәза буларак 200 мең сумга кадәр штраф яки хөкем ителүченең 18 айга кадәр хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә билгеләнгән. Я булмаса, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, бер елдан ике елга кадәр төзәтү эшләре, я өч елга кадәр ирекне чикләү, өч елга кадәр мәҗбүри эшләр, я өч елдан алты айга кадәр кулга алу, я өч елга кадәр иректән мәхрүм итү. Балигъ булмаганнар өчен аларның ата-аналары җавап бирә.

Фото: instagram.com / bash.dtp.official


Читайте нас: