-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Антитеррор
31 март 2021, 16:35

Балаларыбызны саклыйк!

Ун ел эчендә илдә наркотик кулланучылар саны 2,5 тапкыр арткан.

Ун ел эчендә илдә наркотик кулланучылар саны 2,5 тапкыр арткан.

60 ел элек Наркотик матдәләр турында бердәм конвенция кабул ителде.

БМОның әлеге бердәм конвенциясе наркоманияне һәм наркотрафик эпидемиясе таралуга чик куючы мөһим фактор булды. Ләкин бүген дә бу бәла глобаль куркыныч белән яный.

Русиянең наркотикларга каршы дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, 2010 елдан психоактив матдәләр, шулай ук берьюлы берничә препаратны кулланучылар саны - 2,5 тапкыр, психоактив даруларга бәйле гражданнар саны өч тапкыр арткан.

Наркоманиягә бәйле хәл билгеле бер тотрыклылыкка ия булса да, әлеге комитет бәяләүләре буенча, күпчелек төбәкләрдә ул киеренке. Наркомания белән авыручылар санының бераз кимүе тынычландырмый, чөнки сүз бары рәсми теркәлгән очраклар турында гына бара. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, даими яки эпизодик рәвештә наркотикларны 2 миллионга якын русияле куллана, аларның 6,5 меңнән артыгы — балигъ булмагар балалар. Сораштырылучыларның 21,8 проценты наркотиклар кулланып карау тәкъдиме белән очрашкан.

Үлем белән янаучы матдәләрне кулланучылар сафын тулыландыру өчен яңа кешеләрне җәлеп итәләр. Яңа синтетик матдәләр героиннан популяррак һәм арзанрак. Төп мишень — яшьләр һәм балигъ булмаганнар.

2030 елга Русия наркоманиягә бәйле хәлне “киеренке"дән “нейтраль" бәягә һәм наркотиклар кулланудан үлем очраклары 100 мең кешегә 3тән 2,4 очракка кадәр киметүгә күчәргә тиеш. 2010-20 елларда хокук сакчылары наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 2 миллионнан артык җинаятьне ачкан, аларның 72 проценттан артыгы — авыр һәм аеруча авыр. Сигез меңгә якын җинаятьчел берләшмә, шул исәптән транснациональ берләшмәләр эшчәнлегенә киртә куелган.

Наркобизнес зур табыш китерә. Күләгә әйләнешендә миллиардлаган доллар әйләнә, һәм нәкъ менә наркотиклар җитештерү һәм таратудан алынган акчалар җинаятьчелек һәм террорчылыкны финанслау өчен файдаланыла. Шуңа күрә дәүләткә икеләтә куркыныч яный. Бер яктан, халыкның сәламәтлеге какшый һәм без ел саен наркотиклар куллану аркасында меңләгән кешене югалтабыз, икенче яктан, наркотрафиктан кергән акча җинаятьләрне һәм терактларны финанслауга тотыла.

Террорчылык курку тудыра, кешеләр мизгел эчендә һәлак булу куркынычын аңлый. Тиз арада һәм кабатланып торган ләззәт вәгъдә иткән наркотикларга бәйле очракта, куркыныч алай ук ачык түгел. Кайберәүләр үзләрен теләгән вакытта туктый алам, дип тынычландыра. Интернет-пропаганда күрсәткәнчә, бу бары субкультура, уен, протест, эмоциональ бушану, модалы һәм шәп.

Тик барысы да бик күңелсез, җинаять җаваплылыгы һәм юкка чыккан язмышлар белән тәмамлана. Шуңа күрә террорчылыкка һәм җинаятьчелеккә каршы тору өлкәсендә профилактика эше наркологларның профилактика эше һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга караганда мөһимрәк.
Фото: мк.ру


Читайте нас: