-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Антитеррор
17 Май 2021, 11:26

Казаннан Илназ Галәвиевның әтисе акчалата компенсация таләп итә

Мораль зыян өчен акча түләсәләр, судка бирмәячәген белдерә ул.

Мораль зыян өчен акча түләсәләр, судка бирмәячәген белдерә ул.

Казан мәктәбенә һөҗүм иткән кешенең адашы Илназ Галәвиевның әтисе Беренче каналдан да акча таләп итә.

Аның улы фотосын хаталы рәвештә байтак кына киңкүләм мәгълүмат чаралары бастырып чыгарган, шулай ук Беренче канал да күрсәткән.

Әти кеше сүзләренә караганда, улы, гаиләсе кебек үк, шок хәлендә. "Компенсация кирәк, түләргә кирәк. Бу бит мораль зыян. Без шок хәлендә. Безнең фотоны бөтен җирдә дә бастырдылар, шулай ук Беренче каналдан, бөтен илгә күрсәттеләр», — дип ачу белдерә ул.

Галәвиев адвокат белән элемтәгә керүен һәм хәзерге вакытта киңкүләм мәгълүмат чаралары адресына тиешле документлар әзерләвен ассызыклады. "Гафу үтенегез, компенсацияләгез, һәм без судка бирмәячәкбез», — дип өстәде Галәвиев.

Ир улының мәктәптә атыш оештырган адашы белән бер аермасы - аталары исеме төрле булуын да өстәде.


Фото: img.gazeta.ru
Читайте нас: