+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Антитеррор
17 Май 2021, 14:41

Уфадагы берничә мәктәптә - эвакуация!

Урында махсус хезмәтләр эшли.

Урында махсус хезмәтләр эшли.

17 майда Уфа мәктәпләренә шартлаткыч җайланмалар салыну турында хәбәрләр килә башлады. Аерым алганда, алар Башкортстан башкаласының 29, 130 һәм 141 санлы мәктәпләренә килде.

Компетентлы хезмәтләр оператив тәртиптә уку йортларының укучыларын һәм персоналны эвакуацияләүне оештырды. Хокук саклау органнары территорияне кинологлар белән бергә тикшерә, ә мәктәп укучылары социаль челтәрләрдә әлеге урыннардан фотосурәтләр бастыра.

Бәхеткә, теракт турында бер генә хәбәр дә расланмады. «Башинформ» агентлыгының үз чыганагы хәбәр иткәнчә, хәвефле «хатлар»ның күпчелеге Сипайлово бистәсе мәктәпләренә килгән.

Аларны юллаучылар тиз арада табылачак, дип искәртә белгечләр. Авторы үсмер булса, закон алдында аның ата-анасы җавап бирәчәк.

Фото: "Башинформ"
Читайте нас: