+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Антитеррор
20 Май 2021, 15:04

Видео өчен җәза алган

Илназ Галәвиевтан сорау алгандагы җанөшеткеч кадрлар дөньяны иңләп узды. Аларны төшереп торучысының җаны ул вакытта ни халәттә булгандыр, ә менә бүгенге хәле мактанырлык түгел.

Илназ Галәвиевтан сорау алгандагы җанөшеткеч кадрлар дөньяны иңләп узды. Аларны төшереп торучысының җаны ул вакытта ни халәттә булгандыр, ә менә бүгенге хәле мактанырлык түгел.

Казан шәһәрендәге 175нче гимназиядә атыш оештырган Илназ Галәвиевны кулга алгач, беренче сорау алу вакытындагы видеоны Интернет челтәренә элгән полиция хезмәткәрен эшеннән куганнар. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Тикшерү барышында ачыклануынча, 19 яшьлек егеттән “Гвардейский” полиция бүлегендә сорау алалар.

Бу видеоны кем төшергәнен видеокамералар ярдәмендә белгәннәр. Хезмәткәрне эшеннән алганнар, начальнигын премиядән мәхрүм иткәннәр һәм званиесендә төшергәннәр.

Фото: tass.ru
Читайте нас: