24 майда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың террорчылыкка каршы комиссиясенең һәм төбәктәге оператив штабның уртак утырышын уздырды.
Көн тәртибендә - мәгариф учреждениеләренең һәм балалар лагерьларының хәвефсезлеген тәэмин итү. Быел республикада балаларны савыктыру буенча барлыгы 2390 оешма эшләячәк, аларда 320 мең бала ял итәчәк.
– Һәр лагерьның һәм янәшәдәге территориянең террорчылыкка каршы якланганлыгы өчен без сезнең белән турыдан-туры җаваплылык тотабыз, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Балаларның барлык ял урыннары да аерым контрольдә булырга тиеш. Анда тәүлек буе сак, контроль-үткәрү пунктлары, даими видеокүзәтү, тревога сигнализациясе төймәләре булырга тиеш. Балалар ялының үзенчәлекләрен, лагерьларның танып-белү һәм күңел ачу программасын, экскурсияләр, ата-аналар көннәре һәм башкаларны исәпкә алу мөһим. Быел без балалар лагерьларына ял итүчеләр күпләп килер дип көтәбез, чөнки 20 майдан туристик кешбэк программасы старт алды. Аның ярдәмендә ата-аналар юлламалар бәясенең 80 процентына кадәр кайтара ала.
Республика Башлыгы Мәгариф һәм фән министрлыгына ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең иминлеге торышын, аларны саклау системалары белән тәэмин ителешен җентекләп тикшерергә кушты.