+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Антитеррор
1 июнь 2021, 19:35

"Мерседес"ын ташлап кая качкан?

Машинага бомба куелуы расланганмы?

Машинага бомба куелуы расланганмы? Уфаның Затон бистәсендә булган бу хәл.
Андагы заправкаларның берсендә билгесез кеше автомобилен ташлап киткән. Социаль челтәрләрдә шаһит хәбәр иткәнчә, "Мерседес" төнге сәгать бердән бирле колонка янында тора. АЗС янына төбәк Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия, МЧС хезмәткәрләре килгән, янәсе, чит ил машинасында бомба куелган дигән шик бар.
"Заправка ябылган. "Мерседес" шунда тора. Калган хезмәтләрне көтәбез. Каршыда - балалар тулы парк. Терактка шикләнеп, этләрне көтәбез", - дип хәбәр итте социаль челтәрләр аша бер автор.
"Заправка станциясе территориясендә караучысыз калдырылган машинаны штрафстоянкага эвакуацияләделәр. Хәзер автомобиль хуҗасын эзләү бара", - дип шәрехләделәр Эчке эшләр министрыгында.
Машинада бомба булырга мөмкин дигән шик расланмаган.
фото: башинформ
Читайте нас: