+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Антитеррор
24 июнь 2021, 11:30

Террорчылар тотылган

Алар "чәй табыны" артында террорчылык идеологиясен өйрәнү дәресләре үткәргән.

Алар "чәй табыны" артында террорчылык идеологиясен өйрәнү дәресләре үткәргән.

Шушы көннәрдә Башкортстан буенча Федераль иминлек хезмәте хезмәткәрләре Уфада, Уфа һәм Нуриман районнарында эшләп килгән тыелган халыкара террорчылык оешмасы ячейкасын япкан. Тикшерүчеләр оештыручыга карата җинаять эше кузгаткан – Уфада яшәүче 37 яшьлек ир төбәк кешеләрен Русия Югары суды карары буенча эшчәнлеге тыелган «Хизб ут-Тәһрир әл-Ислами» эшчәнлегенә җәлеп иткән.

Оештыручы ирләрне «чәй табыннары»на җыйган, анда тыелган террорчылык оешмасы идеологиясен өйрәнү буенча теоретик дәресләр үткәргән. Моннан тыш, ул террорчылык эшчәнлегенә җәлеп ителүчеләргә биремнәр биргән, ә аннары аларның үтәлеше турында хисап таләп иткән. Махсус хезмәт шулай ук 27 һәм 33 яшьлек тагын ике егетне дә ачыклаган, алар әлеге «чәй өстәле»ндә даими катнашып, Русия территориясендә тыелган «Хизб ут-Тәһрир әл-Ислами» оешмасы идеологиясен тараткан. Икесенә карата хокук саклау органнары җинаять эшләре кузгаткан.

Суд карары буенча өч кешенең өендә дә тентүләр үткәргәннәр. ФСБ хезмәткәрләре һәм полицейскийлар аларның торакларында тыелган экстремистик әдәбиятның бик күп томнарын тапкан. Моннан тыш, махсус хезмәтләр ячейкада катнашучыларның берсе җыелышлар өчен кулланган офис бүлмәсен табып, анда халыкара террорчылык оешмасы идеологиясенә караган дини эчтәлектәге җиде китапны тартып алган. Алынган барлык кулъязмалар һәм басма китаплар экспертизага тапшырылган.

Өч шикләнелүченең икесе гаебен таныган, ә өченчесе күрсәтмә бирүдән баш тарткан. Ячейка әгъзалары тоткарланган һәм сораштырылган, якын арада чик кую мәсьәләсе хәл ителәчәк.

Фото: кп.ру
Читайте нас: