-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Антитеррор
8 июль 2021, 09:45

Террорчылар оясы туздырылды

Алар Уфада, Чиләбедә һәм Пензада кара эшләрен башкарган.

Алар Уфада, Чиләбедә һәм Пензада кара эшләрен башкарган.

Русиядә тыелган «Хизб ут-Тәһрир» террорчылык оешмасының 4 башлыгы һәм 11 актив катнашучысы Уфа, Чиләбе һәм Пензада ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган, дип хәбәр итә ТАСС.

Хокук сакчылары июнь азагы-июль башында дүрт яшерен ячейканы туздырган. Оешма әгъзалары Русиядә чит ил эмиссарлары аша террорчылар идеологиясен тараткан. Нигездә, үзләренең оешмасына урындагы мөселманнарны һәм хезмәт эмигрантларын җәлеп иткән.

Тоткарланучылардан пропаганда материаллары, кесә телефоннары һәм компьютерлар алынган. Җинаять эшләре кузгатылган.

Фото: "ФСБ России"


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: