-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Антитеррор
27 сентябрь 2021, 15:00

Теракт әзерләгәннәр

Башкортстанда ФСБ хезмәткәрләре теракт әзерләүдә шикләнелүче биш неонацистны тоткарлаган.

Теракт әзерләгәннәр
Теракт әзерләгәннәр
Башкортстан Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, җинаять гамәлләрен 17дән 20 яшькә кадәр яшь егетләр планлаштырган.

Төркем башлыгы дип Уфаның тагын дүрт егетен тапкан һәм аларны хокукка каршы эшчәнлеккә җәлеп иткән 19 яшьлек уфалыны атыйлар. Ул яңа дуслар арасында неонацизм идеяләрен тарата, аларны корал белән идарә итәргә, сугыш алып барырга һәм кулдан бомбалар ясарга өйрәтә. Шулай ук төркемдә урыннарда күнегүләр дә уздыралар.

Быел төркем ФСБ күз уңына эләгә. Барлык биш неонацистны тоткарлаганнар, ә аларның йортларында тентү үткәргәннәр. Нәтиҗәдә, тугыз берәмлек салкын корал, нацист символикасы һәм кулдан ясалган шартлаткыч җайланма булдыру өчен предметлар табылган. Неонацистлар бандасы яшеренгән ташландык төзелештә ФСБ хезмәткәрләре кулдан ясалган бомба тапкан.

Теракт әзерләү, кулдан ясалган шартлаткыч ясау һәм террорлык эшчәнлеген башкару өчен уку узу факты буенча Башкортстан Тикшерү комитетында җинаять эшләре кузгатылган. Хәзер яшьләр сак астында.

Башкортстанда неонацистларны тоткарлауга бәйле мондый очракларны сирәк дип атарга була. Милли республикада ФСБ хезмәткәрләре дини экстремизм белән ешрак очраша.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: