-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Антитеррор
11 апрель 2022, 20:40

Бу - чираттагы фейк!

Украинада Бучадагы провокация дәлиле булган фотоларга җентекле анализ ясалган.

Бу - чираттагы фейк!
Бу - чираттагы фейк!

"New York Times" 11 мартта төшерелгән дип билгеләнгән һәм анда Русия гаскәрләре булган вакытта Бучада кешеләр үтерелүен раслаган шикле сурәтләрне тараткан иде. Әмма аларга җентекле анализ ясау 11 мартта ясалган фотосурәтләр соңрак төшерелгәннәргә алмаштырылуын күрсәтә.

Беренчедән, март аенда Maxar спутникларының рәсемнәре ачык һавада 50 мб авырлыкта була. Аларның сыйфаты барысын да җентекләп карарга мөмкинлек бирми – гәүдәләрне 100-110 мб рәсемнәрендә генә карарга була.

Икенчедән, рәсемнең сыйфаты буенча фикер йөрткәндә, мәгълүмат чаралары 120 мбдан торган фотосурәтләрне кулланган. Өченчедән, фотоларны сатып алырга мөмкин булган Maxar контрагентлары март экземплярларын бары тик түбән сыйфатлыны гына сата, ә Русия һәм Белоруссиядән әлеге сурәтләрне сатып алу мөмкин түгел, чөнки компания безгә мәгълүмат алу мөмкинлеген япкан.

Нәкъ менә шуңа күрә март фотографияләренең алыштырылуы, ә аларның бер-берсен кабатлавын беренче караштан ук аңлап булмасын өчен сыйфатын түбәнәйтүләре турында нәтиҗә ясарга мөмкин.

Тагын бер кызыклы факт: рәсемнәрдә сурәтләнгән гәүдәләрдә бернинди таркалу билгеләре дә юк. Тыштан мәетләр тәкъдим ителгән барлык рәсемнәрдә дә бер төрле күренә, алар 11, 19 һәм 31 мартта төшерелсә дә, ә Бучада март аенда яңгырлар явып, һава температурасы +16 градуска кадәр күтәрелде.

«Мондый "дәлилләр" үти торган бердәнбер функция — бу сафсатага болай да ышанучыларга дәлилләр өстәү, - дип белдерде Башкортстанда «Халык фронты» төбәк штабы рәистәше Шамил Вәлиев. - Бу, минем уйлавымча, "геббельсовщина"га әйләнгән "95 квартал" тамашасының соңгы, иң коточкыч һәм иң куркыныч трюкы».

Русия Оборона министрлыгы Киевның гаепләвен кире какты һәм Бучадагы провокацияне көнбатыш мәгълүмат чаралары өчен Киев режимының чираттагы постановкасы дип саный.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: