+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Антитеррор
22 апрель 2022, 21:37

Явыз көчләр үтеп кермәсен!

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәкнең террорчылыкка каршы комиссиясе утырышын үткәрде.

Явыз көчләр үтеп кермәсен!
Явыз көчләр үтеп кермәсен!

Көн тәртибендә - потенциаль объектларның террорчылыктан саклануын көчәйтүгә юнәлтелгән ведомствоара чаралар комплексын тормышка ашыру.

Киңәшмәдә катнашучылар Яз һәм хезмәт бәйрәме көненә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган чараларга әзерлек һәм аларны уздыру чорында гражданнарның иминлеген һәм хокук тәртибен тәэмин итү чаралары турында фикер алышты.

- Без май бәйрәмнәрендә 400 меңгә якын кеше катнашыр дип көтәбез. «Үлемсез полк» акциясе аеруча киңкүләмле булачак. Теләсә нинди хәвеф-хәтәрләрне һәм янауларны кисәтергә кирәк, - диде Радий Хәбиров. – Барлык көчләр һәм чаралар республиканың теләсә кайсы почмагында җәмәгать тәртибенә куркыныч янау ихтималлыгына тулысынча әзер булырга тиеш.

Киңәшмәдә шулай ук төбәктә терроризмга каршы тору өлкәсендәге вәзгыятькә йогынты ясый торган сәяси, социаль-икътисади процессларны мониторинглауның нәтиҗәлелеге мәсьәләләре дә каралды.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: