-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Антитеррор
26 апрель 2022, 20:35

Дөнья халкы хәрби конфликтка каршы

Башкортстан политологы Владимир Савичев: "Көнбатыш сәясәтчеләре Европа һәм Русия халкын каршы куярга омтыла", - дип белдерде.

Дөнья халкы хәрби конфликтка каршы
Дөнья халкы хәрби конфликтка каршы

"Кем ачыкларга тели - шул дөреслекне күрә", - дип саный Владимир Савичев. “Кешеләр бөтен дөньяда тыныч яшәргә һәм иртәгәсе көнгә ышанычлы булырга тели. Көнбатыш сәясәтчеләре исә Европа һәм Русия халкын каршы куярга омтыла, - ди политолог. - Украина хакимиятләренең мәгълүмати сәясәте ялганга корылган. Бер яки ике тапкыр алдап була, ә аннары ышаныч булмаячак. Шуңа күрә сораштыру нәтиҗәләре кешеләрнең Украина хакимиятләренә ышанмавын күрсәткән. Һәм, киресенчә, Русиянең үлчәнгән позициясе ышаныч тудыра. Өстәвенә, ил җитәкчелеге проблеманы сөйләшүләр юлы белән, дипломатия ярдәмендә хәл итәргә әзер".

Дөньяның 27 илендә IPSOS халыкара социология хезмәте үткәргән сораштырулар бу ил гражданнарының Украина территориясендә конфликтта катнашу мөмкинлеге белән килешмәвен күрсәтте. Әйтик, сораштырылучыларның 72 проценты үз иле мондый хәрби катнашудан качарга тиеш, дип белдергән.

Сораштыру уздырылган 27 илнең һәрберсендә гражданнарның күпчелеге хәрби җәлеп ителүгә каршы тора. Бу - Венгриядә (90%), Төркиядә (86%), Согуд Гарәбстанында (82%), Израильдә һәм Малайзиядә (81%) иң югары күрсәткеч. Әйтик, Германиядә сораштырылучыларның 76 %ы, ә АКШ, Бөекбритания, Франциядә 65%ы илнең хәрби хәрәкәттә катнашырга тиеш түгеллеге белән килешәләр. Димәк, чит ил кешеләренең күбесе аларның Русия белән конфликтта катнашуына каршы чыга.

Моннан тыш, сораштырулар үткәрелгән 27 илнең күпчелек гражданнары икътисади кризис аларның илләренә хәтта Украинага финанс ярдәме дә күрсәтергә мөмкинлек бирми дип саный. Сораштырылучылар үз илләре хәрби катнашудан читләшергә тиеш, дип белдергән. Көнбатышта Украинага корал китерүдән канәгатьсезләр саны арта. Халык Украина хакимиятләренең риторикасына ышанмый.

АКШта Джо Байденны хуплау дәрәҗәсе 33 %ка кадәр кимеде. 13 апрельдә Quinnipiac University үткәргән сораштыру мәгълүматлары әнә шундый. Шул ук вакытта әле бер ел элек кенә Байденның эшчәнлеген америкалыларның 48 проценты хуплаган булган.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: