+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Антитеррор
26 апрель 2022, 21:45

Профсоюзлар тынычлык яклы!

Бүген Башкортстанга "Za мир! Труд! Май!» , "Zа мир без нацизма!» девизы астында хәрәкәт итүче автоколоннаны Свердловск өлкәсе белән чиктәш җирдә Мәчетле районы вәкилләре каршы алды.

Профсоюзлар тынычлык яклы!
Профсоюзлар тынычлык яклы!

Алар кунаклар өчен башкорт биюен башкарды, аларны чәк-чәк һәм кымыз белән сыйлады. Чарада район хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Вадим Садыйков һәм хакимият башлыгы урынбасары Альберт Сәгъдәтов катнаштылар.

- Профсоюзлар ел саен лаеклы хезмәт хакы, эш урыннары белән бәйле лозунглар астында Беренче май акцияләре үткәрә. Быел ил өчен мөһим булган нәрсәләрне тулыландырдылар. Бу - Русия армиясен, ил Президенты Владимир Путинны һәм Украинадагы хәрби махсус операцияне хуплау. Илнең иң эре иҗтимагый оешмасы булган Русиянең Бәйсез профсоюзлар федерациясе мондый катлаулы вәзгыятьтә үз фикерен әйтми калса, сәер булыр иде, - диде Русия Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары һәм Бөтенрусия Профсоюзлар автойөреше җитәкчесе Александр Шершуков.

Русия Бәйсез профсоюзлар федерациясенең Себер территориаль округындагы вәкиле Дмитрий Морокин үз хис-тойгылары белән уртаклашты.

- Мин Новосибирскидан. Башкортстанда беренче тапкыр. Миңа монда барысы да кызык - сезнең халык, сезнең мәдәният. Менә бүген беренче тапкыр башкорт милли эчемлеген - кымызны татып карадым. Бик тәмле. Илнең төрле почмакларыннан булсак да, без сезнең белән дөньяга бертөрле карыйбыз.

Автойөреш 12 апрельдә Владивостокта старт алды. Катнашучылар 15 шәһәр аша узды һәм Уфага киләләр. 27 апрельдә 11.00 сәгатьтә Башкортстан башкаласының Профсоюзлар йорты каршындагы мәйданында (Киров ур., 1) акциядә катнашучыларны сәламләү булачак һәм шәһәр буенча тантаналы автоузыш узачак. Аннары автоколонна Түбән Новгород аша Мәскәүгә юл тотачак.

1 Май - хезмәт ияләре теләктәшлеге көнендә Кызыл мәйданда профсоюз йөреше узачак. Ә 9 Майда, Җиңү көнендә, берләшкән профсоюз автоколоннасы Мамай курганындагы тантаналы чараларда катнашу өчен Волгоградка киләчәк.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: