+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Антитеррор
27 апрель 2022, 09:41

Балалар бакчасында - атыш!

Корбаннар бар...

Балалар бакчасында - атыш!
Балалар бакчасында - атыш!

РЕН ТВ каналы хәбәрләренә караганда, Ульяновск өлкәсендә Вешкайм бистәсендәге "Рябинка" балалар бакчасында атыш булган. Фаҗигадә биш яшьлек малай һәм алты яшьлек кыз, няня һәлак булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, башта җинаятьче кече тәрбиячене яралаган. Шуннан ул тәрбияче Ольга Митрофановага, балаларга аткан. Бакчаның тагын бер хезмәткәре Елена Карпова да яраланган. Ул дәваханәдә.

Учреждениедә каравылчы булмаган, бары тик махсус төймә генә куелган.

Атыш оештырган кешенең кем булуы да ачыкланган — ул 26 яшьлек Руслан Әхтәмов. Аны киемнәре буенча әнисе таныган. Җинаятьнең сәбәпләре билгеле түгел. Атучы ике баланы һәм кече тәрбиячене үтергән. Хатын үтерүчене туктатырга тырышкандыр, мөгаен. Ир балалар бакчасы урнашкан урамда яши. Аның 2013 елдан психиатрия дәваханәсендә исәптә торуы билгеле. Танышлары аны аралашмаучан кеше буларак тасвирлый.

Һөҗүм итүче корал хуҗасы (ул аның исеменә теркәлгән) Александр Дронин белән бергә мылтыктан атарга җыенган. Шулай ук алар белән урманга үтерүченең әтисе Рушан Әхтәмов та киткән була. Полиция хезмәткәрләре мылтык хуҗасы һәм аның машинасын эзли. Пенсионер элемтәгә чыкмый. Тикшерүчеләр Әхтәмов аны үтергән һәм коралын алган дип фаразлый. Ул үз-үзенә кул салган.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: