-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Антитеррор
1 Май 2022, 16:33

Алтмыш тонна ярдәм озатылды

Уфадан Донецк һәм Луганск халык республикаларына гуманитар ярдәм белән чираттагы колонна юлга чыкты.

Алтмыш тонна ярдәм озатылды
Алтмыш тонна ярдәм озатылды

Ярдәмне Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов шәхсән үзе контрольдә тотты.

- Фаҗиганең беренче көннәреннән үк Башкортстан иң актив ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде. Бу инде Донецк һәм Луганск халык республикаларына алтынчы ярдәм конвенциясе. Ике ай эчендә генә дә республика 574 тонна гуманитар йөк озатты, - диде Ирек Сәгыйтов.
Башкортстанның бүгенге гуманитар ярдәме «Донецк һәм Луганск халык республикаларында яшәүчеләргә гуманитар «Ярдәм поезды» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

Гуманитар поезд составы илнең 63 субъектыннан брендланган вагоннардан формалашачак, алар Мәскәүдә җыелачак, соңыннан йөк Ростов өлкәсе аша тугандаш республикаларга китереләчәк.
Безнең республикадан гуманитар вагонга 60 тоннадан артык агач-такта материалы төялгән, ул зыян күргән республикаларның җимерелгән объектларын тергезү өчен кирәк.
Безнең республика тырышлыгы Луганск һәм Донецк халык республикаларында яшәүчеләр тарафыннан рәхмәт сүзләре белән кабул итерлер, дип ышанабыз.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: