+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Антитеррор
11 Май 2022, 14:25

Казандагы фаҗигагә - бер ел

Бер ел элек, 11 майда, Казанда бөтен илне тетрәндергән фаҗига булды.

Казандагы фаҗигагә - бер ел!
Казандагы фаҗигагә - бер ел!

Урындагы гимназиягә элекке укучы Илназ Галәвиев килеп, тугыз кешене: җиде бала һәм ике педагогны атып үтерде.

Шушы көннәрдә Татарстан Югары суды гаепләнүченең сак астында булу вакытын озайтты. Аңа берьюлы дүрт мәддә («Ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү», «Ике һәм аннан күбрәк кешене, шул исәптән кече яшьтәгеләрне үтерергә омтылу», «Шартлаткыч матдәләр һәм шартлаткыч җайланма әзерләү һәм саклау», «Чит милекне аңлы рәвештә юк итү һәм зыян китерү») буенча гаепләү белдерелде.   Җинаять эшенең күләме 310 томга җитте, 600 кеше зыян күрүче дип табылды.  

Илназ Галәвиевны башта психик авыру дип таныдылар, аннары бу диагнозның дөрес булмавы ачыкланды. Әлеге көнне Илназ судны көтә. Аны Татарстанның югары суды хөкем итәчәк.

Фото: мк.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: