+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Антитеррор
25 июнь 2022, 09:55

Әнвәр Нургалиев туганын хезмәткә озата

Бу хакта М. Шәйморатов исемендәге ирекле батальон телеканалында ролик дөнья күрде.

Әнвәр Нургалиев туганын хезмәткә озата
Әнвәр Нургалиев туганын хезмәткә озата

Бу Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиевның туганнан туганының озатуы икән.

Аның хөрмәтенә якыннары Русия һәм Башкортстан флагларын тотып машиналарында урам әйләнгән.

Әнвәрнең туганы кулында - М. Шәйморатов сурәте төшерелгән флаг.

"Хәрбиләрне республикада махсус хәрби операциягә менә шулай озаталар. Әнвәр Нургалиев гаиләсе үзенең туганнан туганын озатып, аңа М. Шәйморатов исемендәге ирекле батальон флагы тапшырды.

Русия - геройлар иле. Шулай булды, бар һәм булачак! Чын патриотлар һәрвакыт халыктан туа, алар чәмләнеп кырда эшли, чын күңелдән кызлар ярата, Ватанны саклый белә торган гади егетләр", - дип хәбәр ителә телеграмма каналында.

Ролик: "Әйләнеп кайт, брат! Син безгә кирәк, син - безнең герой", - дигән сүзләр белән тәмамлана.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: