+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Антитеррор
22 сентябрь 2022, 11:30

“Исән-сау әйләнеп кайтыгыз!”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкына мөрәҗәгать итте.

“Исән-сау әйләнеп кайтыгыз!”
“Исән-сау әйләнеп кайтыгыз!”
Кичә Дәүләт җыелышы-Корылтайның пленар утырышы узды. Анда Радий Хәбиров Башкортстан халкына мөрәҗәгать итте.

— Ватан өчен мөһим булган бу көннәрдә республиканың барлык халкына мөрәҗәгать итәсем килә. Кадерле якташлар! Катлаулы чорда, асылда, борылыш чорында яшибез. Безнең илгә тышкы яктан зур басым ясала. Әмма без сезнең белән һөҗүмгә каршы нык торабыз, чөнки иң мөһимен күрәбез: Владимир Путин җитәкчелегендәге Русия дөньядагы абруен кире кайтара. Хәрби, икътисади көчен арттыра. Яңадан көчле державага әверелә. Мондый Русия дошманнарны куркыта, аларда ярсу тудыра. Һәм алар безнең уртак йортыбызга курку һәм хаос чәчәргә тырыша. Аларның максаты — илебезне көчсезләндерү, таркату һәм ахыр чиктә юк итү, — диде Радий Хәбиров.

Төбәк Башлыгы билгеләп үтүенчә, Русия — ул сезнең белән без, урыс, башкорт, татар, мари, удмурт, чуваш һәм йөзләгән башка халыклар. Шатлык-югалтуларын алар бергә уртаклаша, Ватанны яклауга иңгә-иң терәп баса. Шәйморатов һәм Доставалов, Серафимов, Илһамов, Нәсыйбуллин кебек. Донбасста нацистларга һәм наемникларга каршы көрәшүче меңләгән Русия сугышчылары һәм иреклеләре кебек.

— Русия Президенты, Югары Башкомандующий Владимир Путин өлешчә мобилизация үткәрү турындагы указга кул куйды. Бу — мәҗбүри, ләкин кирәкле һәм уйланылган карар. Безнең бурычыбыз — Ватанны, Донбассның, Херсонщинаның, Запорожьеның тугандаш халыкларын яклауга бердәм фронт булып басу. Русиялеләр илнең бәйсезлеген һәм территориаль бөтенлеген тәэмин итүгә ышана ала. Безнең армия иң яңа коралга ия, аның күп төрләренең дөньяда тиңе юк, — дип белдерде Радий Хабиров. — Мобилизация турында карар барлык ир-атларга да кагылмый. Сүз запаста торучылар, хәрби тәҗрибәсе, кирәкле хәрби-исәпкә алу белгечлеге һәм ныклы сәламәтлеге булучылар турында бара. Безнең резервчылар һәрвакыт аларны Ватанның чикләрен яклау өчен чакыра алуын белә иде һәм моңа әзер булдылар. Мондый вакыт җитте. Республика хәрби комиссариаты барлык кирәкле чараларны да үткәрә. Республикада Югары Башкомандующийның указын үтәү эшен координацияләүче мобилизацион штаб төзелде. Ышанам ки, без дәүләт башлыгы куйган бурычларны вакытында һәм нәтиҗәле хәл итәрбез.

Республика җитәкчесе Дәүләт җыелышы депутатларын округларда мәгълүмати эшне тулысынча җәелдерергә чакырды. Районнарга һәм шәһәрләргә чыгарга, кешеләр белән очрашырга, аларга өлешчә мобилизация турында указның нигезләмәләрен, махсус хәрби операция бурычларын аңлатырга кушты.

Республика халкына мөрәҗәгать итеп, Радий Хәбиров Бөек Ватан сугышы елларында тыл хезмәтчәннәренең чын хезмәт батырлыклары күрсәтүен билгеләп үтте. "Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!" гыйбарәсе бүген дә безгә көч бирә.

— Хәзер Ватаныбызның язмышы безнең һәрберебезгә бәйле. Бу яңгыравыклы сүзләр генә түгел. Безнең һәрберебез үзенең хезмәт яки сугышчан постында җиңү өчен барысын да эшләргә тиеш. Башкортстанның илебезнең оборона калканын ныгытуга керткән өлеше һәрвакыт бик зур булды. Шулай булды һәм булачак. Һәм мин ышанам: без сынатмабыз! Бу хәлиткеч, җаваплы мизгел бездән аерым түземлелек, аңлылык, бердәмлек таләп итә. Яугирләргә һәм махсус хәрби операция бурычларын үтәргә җыенучыларга шуны әйтәсем килә: Без сезнең белән, кардәшләр! Исән-сау әйләнеп кайтыгыз! Без хаклы! Җиңү безнеке булачак!" — диде Радий Хәбиров.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: