+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Антитеррор
28 сентябрь 2022, 13:15

Һәлак булганнарның кредитын банклар ябачак?

Украинада хәрби махсус операция бурычларын үтәгәндә һәлак булган яки беренче группа инвалидлык алган русиялеләрнең кредитлары һәм ипотекалары ябылачак.

Һәлак булганнарның кредитын банклар ябачак?
Һәлак булганнарның кредитын банклар ябачак?
Бу чара банклар исәбенә тормышка ашырылачак, дип хәбәр итте Дәүләт думасының финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков.

Аксаков ассызыклаганча, һәлак булган һәм инвалид гражданнарның бурычлары аларның туганнарына күчерелмәячәк. "Килешүдә катнашучыларның барысы өчен дә йөкләмәләр туктый", – дип китерә ТАСС аның сүзләрен. Хәер, закон проектының агымдагы версиясендә әлеге пункт юк әле, дип өстәде депутат. Аны тиздән караячаклар.

- Махсус операциядә катнашучы һәлак булган очракта яки аның яралану нәтиҗәсендә үлеме очрагында закон проекты кредит килешүләре буенча да, аның карамагында булган затларның кредит килешүләре буенча да йөкләмәләрен тулысынча яки өлешчә туктатуны күздә тота. Һәлак булган очракта туктатылырга мөмкин булган заемчы кредитлары буенча йөкләмәләрнең максималь күләмен Хөкүмәт Русия Банкы белән берлектә билгеләргә тиеш. Бурычларның максималь күләме кредит төрләре буенча дифференциацияләнәчәк, - диде депутат.

Аксаков фикеренчә, бу хәл кредит бирүдә һәм процент ставкаларында чагылырга мөмкин, чөнки банклар өчен куркыныч арта.
 
Фото: мк.ру


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: