+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Антитеррор
4 октябрь 2022, 10:10

Исән генә бул, якташыбыз!

Алдагы көндә социаль челтәрләрдә Украина территориясендә әсирлеккә төшкән Башкортстан егете турында видео пәйда булды.

Исән генә бул, якташыбыз!
Исән генә бул, якташыбыз!
Кешеләр аны бер-берсенә җибәрде.

Контракт буенча хезмәт итүче Яңавыл районында яшәүче солдат булып чыга.

Район хакимияте башлыгы Илшат Вазигатов район халкын тынычландырды, хәл контрольдә тотыла, дип ышандырды.

- Кичә-бүген барлык мессенджерлар, чатлар, социаль челтәрләр Украинада әсирлеккә эләккән якташыбыз турындагы яңалык белән тулды. Кешеләр бер-берсенә видео җибәрә, барысы да куркынган. Иң мөһиме: аңлашылмаган мәгълүмат җәмәгать резонансын тудыра. Параллель рәвештә мошенниклар фейк тарата. Ә хәлне дөрес аңлатмау Украина пропагандасына уйный, - дип язган ул үз битендә «Вконтакте»да.

Вазигатов властьлар егетне әсирлектән коткару өчен барысын да эшли, шулай ук халыкка бу хакта мәгълүмат биреп торачаклар, дип өстәде.

Күпләр пост астында бу контрактчыны яхшы һәм игелекле кеше итеп белүен яза һәм аңа ярдәм итәрләр, дип өметләнә.

Фото: "Инцидент. Башкортостан"


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: