+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Антитеррор
19 гыйнвар 2023, 15:00

Безнең журналистлар - санкцион исемлектә

"Соледарны батырларча азат итү турындагы яңалыклар фонында рәсми Киев мәгълүмат агымын ачыктан-ачык уйлап чыгарылган вакыйгалар белән оныттырырга тырыша", - дип яза Андрей Назаров социаль челтәрләрдә.

Безнең журналистлар - санкцион исемлектә
Безнең журналистлар - санкцион исемлектә
"Украина Президенты җил тегермәннәренә каршы көрәшкә кушылды. Владимир Зеленский СНБОның 198 кешегә - нигездә, русиялеләргә, шулай ук, берничә Украина һәм Белоруссия гражданына каршы шәхси санкцияләр кертү турындагы карарын раслады.

Исемлектә, шулай ук, Башкортстаннан дүрт медиаменеджер бар: алар - "Уфа РБК" холдингы генеральный директоры Равил Ватолин, «Башкортостан» ДТРКсы генеральный директоры Рөстәм Зарафетдинов, «Вся Уфа» телеканалының элекке директоры Азамат Янбирдин һәм "Business FM Ufa" радиостанциясе генеральный директоры һәм «Уфа-тайм» порталы хуҗасы Станислав Челнынцев.

Коллегаларны дәртләндерергә кирәк дип саныйм. Мондый очракларда, Русиядә, гадәттәгечә, котларга кирәк - димәк, аларның эшчәнлеге эзсез узмый. Тик шаяртуларны артка куйсак, боларның барысы да кызганыч: бүгенге Украинаның бөтенлегенә (алар үзләре дә рәсми таныганча) Чебурашка да, "Тыныч йокы, нәниләр!"ны алып баручы да, һәм дөньядагы вакыйгаларны объектив яктыртучы журналистлар да яный икән.

Зеленскийның санкцияләре Украина дәүләт бүләкләреннән мәхрүм ителүне һәм бу ил территориясендәге активларны блоклауны (безнең журналистларда тегесе дә, монысы да булуына шикләнәм), шулай ук аларның дәүләте территориясендә булуны тулысынча тыюны аңлата.

Хәер, бу исемлектә булганнарга Украина буйлап сәяхәт итү мөмкинлегеннән мәхрүм калудан кәефләрен төшермәскә тәкъдим итәм, алай гына да түгел, безнең республикага кунакка чакырам һәм чын күңелемнән алга таба да үз эшләрен шулай уңышлы башкаруларын телим".

Фото: gto-rb.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: