+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Антитеррор
1 февраль 2023, 13:55

Дошман пропагандасына ышанма!

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров террорчылыкка каршы төбәк комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды.

Көн тәртибендә - төбәктә хокук тәртибен һәм хәвефсезлекне тәэмин итүгә йогынты ясаучы социаль-икътисади факторларны мониторинглау, шулай ук Башкортстанга килгән Донбасс, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә яшәүчеләр белән мәгълүмати эш.

- Идеологик, мәгълүмати фронт - бүгенге көндә иң мөһимнәрнең берсе. Дошманнар үзләренең пропагандасын алып бару, ялган, дошманлык мәгълүматларын алга этәрү өчен, бигрәк тә яшьләр арасында теләсә нинди ысуллар куллана, – диде Радий Хәбиров. - Рискларны исәпләү, профилактика планында уйланылган карарлар кабул итү мөһим. Киңәшмәдә катнашучылар 2023 елга уртак эшнең төп бурычларын карады. Алар арасында - социаль һәм инфраструктура объектларының террорчылык яклавына даими анализ ясау, террорчылык идеологиясенә каршы тору, милләтара һәм конфессияара конфликтларны кисәтү, яшьләр арасында актив гражданлык позициясен формалаштыру.

Дошман пропагандасына ышанма!
Дошман пропагандасына ышанма!
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: